Барлык яңалыклар
Дин
1 апрель , 12:22

Рамазан аенда тиешле садака

Фитр-садака күләме, яшенә һәм җенесенә карамастан, һәр мөселман кешесеннән ничә сум тәшкил итә?

Рамазан аенда тиешле садака
Рамазан аенда тиешле садака

Фитр-садака күләме, яшенә һәм җенесенә карамастан, һәр мөселман кешесеннән 150 сум тәшкил итә. Өлкән яшьтәге яки хроник авыру сәбәпле уразаны тота алмаган кешеләр — билгеләнгән һәр көн өчен ураза урынына мохтаҗларны ашаталар яки фидия өләшәләр, ягъни азык эквиваленты тараталар. Әмма ләкин ул көненә 150 сумнан да ким булмаска тиеш.

Мөмкинлеге булган, байлыгы булган хәлле кешеләргә (зәкәт түләргә тиешләргә)финиклар яки йөзем бәясеннән Фитр-садака күләмен исәпләү дөресрәк, ягъни шуңа өстенлек бирергә кирәк, димәк, 1000 сум күләмендә була ул.

Байлыгы булган хәлле кешеләргә (зәкят түләргә тиеш кешеләр) әгәр өлкән яшьтә булганлыктан, яисә хроник авыруларга бәйле рәвештә ураза тота алмыйлар икән, тотмаган һәр көн өчен ураза өчен Фидия - Фитр садака суммасында каплау, ягъни 1000 сум яки 30 мохтаҗны ашатырга тиеш була. Рамазан ае дәвамында Фитр-садака һәм Фидия-садака түләргә тиеш.

Xәлле кешеләр зәкят түләргә тиеш.  Бу категориягә кемне кертергә мөмкин?

Нисаб — зәкят исәпләргә тиешле минималь сумма. Ул 2024нче елның Рамазан вакытына (1445нче хиҗри елында) 515 000 сум тәшкил итә, алтын бәясенә караганда, ягъни шул суммадан һәм  күбрәк булса, ягъни ел дәвамында көндәлек чыгымнарга сарыф ителмәгән сумманың кырыгынчы өлешен ярлы, мохтаҗ һәм ятим балаларга  өләшергә тиеш.

Гомум Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте.

Автор:
Читайте нас: