Барлык яңалыклар
Дин
22 март , 11:11

Изге айда дини чаралар үтә

Изге ай—Рамазан аенда күркәм дини чаралар үтә. Балтач районы буенча ифтар кичә булды.

Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә

Балтач районы буенча ифтарга авыллардан дин әһелләре,

Батырша исемендәге  Иске Балтач җәмиг мәчетендә Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалин, Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә и Татышле районнары буенча имам-ахунды Зөфәр хәзрәт Гыйндуллин, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев,  район авылларыннан дин әһелләре,Борай, Аскын районнары вәкилләре катнаштылар.

Батырша исемендәге  Иске Балтач җәмиг һәм "Үзәк" мәчетләрендә ахшам намазы укылды. Ураза тотучылар авыз ачып, кафеда ифтар мәҗлесендә катнашты.

Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалин диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка, Башкортстан диния нәзарәтенең Балтач районындагы имам-мөхтәсибе Рәфис хәзрәт Муллагатдәргә  һәм дини белем бирү укытучылары Җәмгыя Хәмәтова, Гүзәл Камалтдинова, Зөлфия Гарифуллинага тапшырды. Ифтарда Илгиз Әхвәс улы эчтәлекле чыгыш ясады. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ифтар мәҗлесен үткәрүдә булышкан Илдус Фаюршинга район Хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.  Мөселманнар алдында Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалинның чыгыш ясады. Ифтарда катнашучылар бергәләшеп аралашты, ихлас дога кылдылар.

Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә
Изге айда дини чаралар үтә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: