Барлык яңалыклар
Дин
12 март , 05:00

Рамазан ае керде

Сәхәр һәм ураза тоту нияте бер-берсе белән бәйле, чөнки бу тыелу чоры алдыннан ике эш. Сәхәр ашауда бәрәкәт бар һәм бу вакытта догалар кабул була. 

Рамазан ае керде
Рамазан ае керде

 Сәхәр һәм ураза нияте         Сәхәр - Рамазан ае дәвамында таң алды ризыгы. Кояш чыкканчы ике сәгать алдан иртәнге ашны ашау. Сәхәр һәм ураза тоту нияте бер-берсе белән бәйле, чөнки бу тыелу чоры алдыннан ике эш. Сәхәр ашауда бәрәкәт бар һәм бу вакытта догалар кабул була.            Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, кеше ураза тотарга ниятли. Ният урыны — йөрәк, ләкин ниятне телдән әйтеп тә була. Ураза тотырга ният үрнәге: “Нәүәйту ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фаҗри иләл мәгриби хаалисан лилләһи тәгәәләә”. Тәрҗемә: "Ният кылдым Рамазан аеның уразасын тотарга  таң вакытыннан кояш батканчы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласым илә”.                          Ифтар. Ашар алдыннан кич нәрсә әйтергә?            Ифтар - Рамазан ае вакытында кичке аш. Кояш баегач су яки хөрмә җимеше белән авыз ачабыз. Ифтардан соң түбәндәге дога укыла: “Алааһумма лякя сумту үә  бикя ааманту үә гәләйкя тәүәккәлту үә гәләә ризкикә әфтарту фәгфирлии йә гаффәәру мәә каддәмту үә мәә әххарту”. Тәрҗемә: "Йә, Аллаһ, мин синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм сиңа тәвәккәл кылдым һәм синең ризыгың илә авызымны ачамын. Йә, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка".

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: