Барлык яңалыклар
Дин
11 март , 05:00

Рамазан ае керде

“Һәр нәрсәнең бер зәкяте (пакьләнүе, тазартылуы) бар. Гәүдәнең зәкяте ураза. Ураза сабырлыкның яртысы”...

Рамазан ае  керде
Рамазан ае керде

Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең ураза турында әйткән сүзләре:

“Һәр нәрсәнең бер зәкяте (пакьләнүе, тазартылуы) бар. Гәүдәнең зәкяте ураза. Ураза сабырлыкның яртысы”;

“Рамазан аенда Аллаһ Тәгаләнең бүләгәнә өмет баглап ураза тоткан кешенең кылган гөнаһлары кичерелер”.

                                     Кем ураза тотарга тиеш?

         Ураза тотуның шартлары бар:

- җитлеккәнлек,

- акыл сәламәтлеге,

- ураза тота алырлык физик сәләт.

                                         Рамазан ае дәвамында ничек ураза тотарга?         Уразаның һәр көне ике дәвәрдән тора:1) таң атканнан алып кояш баеганчыга тиклем - бу вакытта эчәргә, ашарга һәм тормыш иптәше белән җенси мөнәсәбәтләргә ия булырга ярамый;  2) кояш баеп таң атканчыга кадәр, ягъни тәүлекнең төнге чоры — хәләл ризыклар ашау, эчү һәм җенси мөнәсәбәтләр рөхсәт ителә. 

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: