Барлык яңалыклар
Дин
8 март , 05:00

Рамазан аена әзерсезме?

Рамазанга план төзегез, максатлар куегыз. План төзү сезгә уңышлырак булырга ярдәм итәчәк.

Рамазан аена әзерсезме?
Рамазан аена әзерсезме?

Икенче адым - Рамазан турындагы белемнәрне тулыландырыгыз. Бу сезгә Рамазан вакытында барысын да дөрес итеп эшләргә ярдәм итәчәк.  

         Өченче адым — Рамазанга план төзегез, максатлар куегыз. План төзү сезгә уңышлырак булырга ярдәм итәчәк. Коръән уку гарәпчә яки тәрҗемәсен, таравих намазларында катнашу, ифтар үткәрү – ураза тоткан кешеләрне ашату, сәдакалар бирү, изге эшләр эшләү. Сез бер ай дәвамында эшләргә теләгән эшләр исемлеген төзегез, аннары бу максатларга ирешү чараларын уйлап карагыз һәм бу юнәлешләрдә беренче адымнар ясагыз. Рамазаннан соң да дәвам итә алырдай эшләр булсын планыгызда.  

         Дүртенче адым — Рухи яктан әзерләнегез. Чын күңелдән тәүбәләр әйтергә кирәк. “Әстәгъфируллаһе үә әтүүбу иляйһи” (Мин Аллаһтан гафу үтенәм һәм Аңа тәүбә итәм). Бу тәүбә Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, моннан соң гөнаһлы гамәлләргә кире кайтмаска дигән катгый ният кирәк.  Бөек һәм изге ай якынлашу сәбәпле, кешегә Раббысына карата һәм башка кешеләргә карата кылган гөнаһларын кичерүне үтенү белән ашыгу тагын да әһәмиятлерәк. Бу изге айны тыныч күңел белән каршы алу һәм ихлас табыну белән шөгыльләнү өчен. 

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: