Барлык яңалыклар
Дин
7 март , 18:10

Рамазан аена әзерсезме?

Рамазан аена тулы әзерлектә керү яхшы. Бу гүзәл айның нәтиҗәләре алдагы тормышыгызга даими йогынты ясасын өчен җиде төрле адымнан башласагыз уңышка ирешерсез.

Рамазан аена әзерсезме?
Рамазан аена әзерсезме?

“Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез уразасын тотсын”(Коръән, “Бакара” сүрәсе 185 аять).

         Рамазан аена тулы әзерлектә керү яхшы. Бу гүзәл айның нәтиҗәләре алдагы тормышыгызга даими йогынты ясасын өчен җиде төрле адымнан башласагыз уңышка ирешерсез.

         Беренче адым - Рамазан аен көтеп көннерне хисаплагыз. Сез һәм якыннарыгыз көннәрне санаганда, ул гадәти сөйләшүләрнең бер өлешенә әверелә. Күңеләребез күтәренке тойгылар, изге уйлар һәм яхшы ниятләр белән тула. Рамазан якынлашкач, Аллаһы Тәгаләдән яхшы итеп ураза тотарга, көч-саулык, рухи байлык насыйп итсен дип дога кылырга кирәк. 

         Рамазан ае җитү— Аллаһы Тәгаләнең мөселман кешесенә булган бөек рәхим-шәфкатенең берсе. Рамазан аенда Җәннәт капкалары ачыла торган хәерле вакыт, һәм Җәһәннәм капкасы ябыла. Аллаһы Тәгалә әйтте:

“Ий кешеләр! Сезгә Раббыгыздан вәгазьләү һәм күкрәкләрегездә булганнан шифа килде, һәм иман китереп инанганнарга туры юл һәм мәрхәмәт килде. “Аллаһның фазылы һәм Аның рәхмәте белән”, дип әйт. Алар шуңа шатлансын. Бу алар җыйганнан хәерлерәк!” (Коръән, “Юнус” сүрәсе, 57-58 аятьләр).

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: