Барлык яңалыклар
Дин
6 март , 16:50

Рамазан аена әзерсеңме?

Ислам диненең биш нигезе бар:   Дүртенчесе— рамазан ае буена ураза тоту.

Рамазан аена әзерсеңме?
Рамазан аена әзерсеңме?

Алдагы айда, ягъни 10нчы мартта  рамазан аена керәбез. Изге Рамазан ае Ислам динендә сөенеп каршы алына. Бу айда Аллаһы Тәгалә кешеләргә аергыч итеп Коръән китабы иңдергән һәм бу айны зурлап мөселманнар ураза тота. Ураза Ислам дине нигезләренең берсе.

         Ислам диненең биш нигезе бар:

Беренчесе: Аллаһка ышану, һәм үлеп терелүгә, кыямәт көненә һәм андагы булачак хәлләргә ышану. Бу ышану сүзе: “Ләә иләәһә илләллаһу Мөхәммәдер расүлүллаһ”. Тәрҗемә: “Гыйбадәт кылырга, ярдәм сорарга, сыгынырга яраклы башка затлар юк, мәгәр бер Аллаһы Тәгалә. Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм Аллаһ Тәгаләнең дин хөкемнәрен өйрәтеп гәмәлдә эшләп күрсәтүче расүл”.

         Икенчесе - мөселман булуның дәлиле, ягъни ышануның дәлиле – биш вакыт намаз. Бу Аллаһның әмере.

         Өченчесе - малың җитсә зәкәткә, кырыктан бер өлешен ятим-фәкыйрьләргә бирү.

         Дүртенчесе— рамазан ае буена ураза тоту.

         Бишенчесе – физик һәм мәтди хәлең җитсә хаҗ кылу.

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: