Барлык яңалыклар
Дин
10 февраль , 07:00

Рамазан ае килә, фитр сәдакасы күпме булыр?

2024 елда Рамазан аенда бирелергә тиеш  өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеле булды. Моны белү кирәк.

Рамазан ае килә, фитр сәдакасы күпме булыр?
Рамазан ае килә, фитр сәдакасы күпме булыр?

10 мартта, кояш баегач, Рамазан ае башлана. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Рамазан аенда уразага агымдагы елның 11 мартында тотыла башларга. Ә тәравих намазы 10нчы мартта ястү намазыннан соң укыла башлый. 

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельгә туры килә.

Ураза бәйрәме агымдагы елның 10нчы апрелендә була.

"Өмет"

Автор:
Читайте нас: