Барлык яңалыклар
Дин
20 гыйнвар , 21:25

Көчле җил-давыл һәм буран вакытында укыла торган дога

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсын!

Көчле җил-давыл һәм буран вакытында укыла торган дога
Көчле җил-давыл һәм буран вакытында укыла торган дога
Пәйгамбәребез әйткән:
«Җил дә Аллаһының әмере белән килә, һәм ул үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килергә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез җил көчәйгәнен күрсәгез аны сүкмәгез, ләкин аның хәерле булуын сорап һәм аның начарлыгыннан сыенып, Аллаһыга дога кылыгыз». /Әбү Давыт.

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә җилне бер нинди сәбәпсез җибәрми. Җил үзе белән яңгыр да, боз да, көйдергеч эсселек тә, җимергеч өермә дә, тузан болытлары да, саранча да, кар-буран да алып килергә мөмкин. Пәйгамбәребез ﷺ андый бәла-казалардан һәрвакыт дога кылып сакланган. Чөнки дога – ул мөселманның иң көчле коралы.
Пәйгамбәребез ﷺ кылган дога:

اللّهُـمَّ إِنَّـي أَسْـأَلُـكَ خَيْـرَها، وَخَيْـرَ ما فيهـا، وَخَيْـرَ ما اُرْسِلَـتْ بِه، وَأَعـوذُ بِكَ مِنْ شَـرِّها، وَشَـرِّ ما فيهـا، وَشَـرِّ ما اُرْسِلَـتْ بِه

ӘЛЛААҺҮММӘ ИННИИ ӘС’ӘЛҮКӘ ХАЙРАҺӘ. ҮӘ ХАЙРА МӘ ФИҺӘӘ. ҮӘ ХАЙРА МӘӘ ҮРСИЛӘТ БИҺИ. ҮӘ ӘГҮҮЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИҺӘ. ҮӘ ШӘРРИ МӘӘ ФИҺӘӘ. ҮӘ ШӘРРИ МӘӘ ҮРСИЛӘТ БИҺ.
/Әй Аллаһ, дөреслектә, мин Синнән аның (җил-давыл, буран) яхшылыгын, ул алып килә торган нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның яхшылыгын сорыйм. Һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул алып килә торган нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның начарлыгыннан сыенам. /Мөслим.

Пәйгамбәребез ﷺ һава торышы начарланган вакытта Коръәннән сүрәләр дә укыган.
 «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһтан үзегезне саклавын үтенеп сорагыз. Бер сораучы да бу сүрәләрдән дә яхшырак саклаучыны таба алмас».
/Бохари.

ФӘЛӘКЪ сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .
Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим.
Куль әгүүзү бираббил-фәләко. Миң шәрри мәә халәко. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукааде. Үә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде.
/Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам.

НӘС сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .
Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-үәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс.
/Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр.
 
Аллаһы Тәгалә һәрберебезне һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсын!
 
Чыганак. 
 
Автор:
Читайте нас: