Үткән гасырның мәшһүр шәхесе һәм бөек галим, күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинның да васыять итеп калдырган сүзләрен искә төшерик: “Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз! Еракта яшәсәләр, хат язып, бүләкләр җибәреп торыгыз, кайтып йөрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз. Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көнедер. Бу чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтегез”.
Лира Гафиуллина.
(Дәвамы бар).