Барлык яңалыклар
Дин
14 гыйнвар , 07:00

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Ислам диненә хас булган ата-анага мәрхәмәт халкыбызның мәкаль-әйтемнәрендә дә чагыла.

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә
Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Нинди тирән мәгьнәле һәм хикмәтле хәзинә ишетә белеп, уй-фикер йөретүчегә.

Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

Әни суккан авыртмый.

Туган ана бер, туган Ватан бер.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Бала моңын ана белер. Баланың телен анасы белер.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Ханнан бала олы, баладан ана олы.

Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

Ата аркасы — кала аркасы.

Лира Гафиуллина.

(Дәвамы бар).

Автор:
Читайте нас: