Буйсыну канатыңны алар өчен җәй, алар белән гади, йомшак бул – картлыгыңда үзенә карата шуларны табарсың. Алар өчен мәҗбүрилектән генә гәмәл кылма – ихласлы мөнәсәбәтләрнең тәмен татырсың. Аларга чыраеңны сытып карама – аларның Аллаһы каршында дәрәҗәләре югары. Аларга ачулы йөз белән карама – ачу беркемне дә бизәми. Юлга аларның фатихасын алмый чыкма – юлың уңып, шатланып кайтырсың. Аларны ялгыз калдырма – үзең ялгыз калмассың. Аларнын хәлләрен кайгырт – бәрәкәткә ирешерсең. Исеңдә тот! Ата-ана догасын Аллаһы кабул итә. Алар өчен дога кыл – ике дөнья бәхетенә ирешерсең.
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.