Изгеләр әйткәннәр: “Аларны тын калып тыңла, алар синең белән сөйләшкәндә – хикмәт иясе булырсың. Алар басканда бас, аларга ихтирам йөзеннән, үзеңнең җәмгыятьтә абруеңа карамастан – кешеләр арасында дәрәҗәң күтәрелер. Алар кушканны үтә, Аллаһы каршында гөнаһ эш булмаса – Аллаһы каршында буйсынуның асылына төшенерсең. Хәҗәтсез алардан алда чапма–ихтирам итүнең кыйммәтен аңларсың. Тавышыңны аларныкыннан артык күтәрмә – кычкыру ишәкләргә хас. Җавап кайтар, алар чакырганда – кешеләр дә сине ишетер.
Лира Гафиуллина.
(Дәвамы бар).