Ата-аналар турында начар фикерләргә, аларны нәрсәдә булса да гаепләргә ярамый.
Хәдистә болай диелә: “Иң авыр гөнаһларның берсе — ата-аналарына яман сүзләр әйтү”. Сәхабәләр: “Ий, Аллаһының илчесе, ата-аналарын орыша торган кешеләр буламыни?» — дип сораганнар. “Бер кеше икенче берәүнең әти-әнисен орыша, гаепли, ә ул, үз нәүбәтендә, икенчесенең әти-әнисен орыша”, — дип җавап кайтарган (Әл-Бохари һәм Мөслим риваяте).
Лира Гафиуллина.
(Дәвамы бар).