Барлык яңалыклар
Дин
4 декабрь 2023, 14:38

Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

   Изге Коръән китабында Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи вә сәлләм турында  нинди сүрә бар? Беләсезме? Укыгыз.

Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк
Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

Мәрхәмәтле булуы

         Изге Коръән китабында аның турында: «Без сине бары тик дөньяга мәрхәмәт йөзеннән генә җибәрдек», - диелгән. (Коръән, «Пәйгамбәрләр» сүрәсе 21:107). Аллаһ Тәгалә мәрхәмәт күрсәткән кешегә мәрхәмәтле.  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм еш кына: «Мин бары тик өләшүче генә, Аллаһ бирә бит», - дип әйтә торган булган. Аның турында сөйләгәндә: «Безнең Пәйгамбәребез бер тапкыр да сораган кешегә «юк» димәде», - дигәннәр. Хатыны Гайшә, Аллаһ аңардан риза булсын, әйткән: «Пәйгамбәребез өч көн тоташ тамагын туйдырмады. Теләгән булса, туйдырыр иде. Ләкин ул мохтаҗларны ашатуны өстен күрде, үзе ач калса да».

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: