Барлык яңалыклар
Дин
25 март 2023, 07:00

Уразада ничек туклану хәерле соң?

Ураза башланды. Көннәр артык озын түгел. Шуңа күрә артык кыенлык сизелми.

Уразада ничек туклану хәерле соң?
Уразада ничек туклану хәерле соң?


СӘХӘРдә, ашауга керешкәнче, ике стакан кайнар су эчеп куябыз. Хәзинәдә өйдә ясалган алма серкәсе булса, бер аш кашыгы алма серкәсе салып эчсәк тагын да яхшы булыр. Кайнатылмаган, әмма кайнарланган чишмә суы булса бик яхшы.

Су эчкәч 10-15 минут вакыттан соң ашыйбыз.

Сәхәр ризыгы туклыклы, аксымга бай булырга тиеш. Гади генә әйткәндә, яхшы ит шулпасы һәм матур кисәк ит, яки балык, күкәй, яхшы сыр, өйдә ясалган катык кебек ризыклар ашасак көне буена җитәрлек көчебез булачак.

Бу ризыклар янына, һичшиксез, ферментланган яшелчәләрдән салатлар булырга тиеш. Әчетеп тозлаган кәбестә, кыяр һәм башка төр ферментланган яшелчәләр аксымлы ризыкларны эшкәртүгә ярдәм итәчәк.

Бу уңайдан, винегрет иң тәмле һәм файдалы салат.

Мөмкинлегегез булса, яшел үлән салатларын күбрәк кулланыгыз. Руккола, петрушка, кресс салат, яфраклы, күчәнле салат – һәркайсы кирәкле матдәләргә бай. Боларны ашау уразаны җиңеләйтәчәк.


ИФТАРны да шулай ук кайнар судан башларга. Намаз укыганчы 10-15 минут вакыт үтә. Аннары ашарга була.

Шулай ук яхшы ит шулпасына, балык, йомырка, яхшы сырлар кебек аксымлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк.

Бу туклыклы ризыклар янына яшел үлән, яфраклы салатлар, шул ук әчетеп тозланган яшелчә салатлары, өйдә ясалган катык булса, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар булмас.

Өстәл бизәге – чи җиләк-җимешләр белән сак булырга. Ач карынга ашый алсагыз, ашагыз. Ләкин, аш, ит ашаганнан соң җиләк-җимешләр ашау килешмәс. Бу эчне күптерә, ризыкның эшкәртелүенә зыян итә.

Хәтта алманы пешереп ашасак хәерлерәк. Кипкән җимешләр, бу яктан, минемчә, өстенрәк. Аеруча хәзер – җиләк-җимеш сезоны түгел бит.

Иң мөһиме – камыр ризыклары, шикәрле, баллы эчемлекләрдән, тәм-томнардан сакланырга.

Ашар алдыннан эчкән ике стакан су беразга җитәр. Аш артыннан чәй эчеп, ризыкның эшкәртелүенә зыян итмәсәк яхшы була.

✅Чәй эчәргә яратучылар, яки ашар алдыннан эчеп куйса, яки бераз вакыттан соң эчсәләр әйбәтрәк булыр.

✅Хәер, кич, йоклар алдыннан, чәй эчәргә дә киңәш итмәс идем.

Уразада бөтен әгъзаларыбыз савыга. Ә бөер өчен иң яхшысы – чиста су. Аны да җылытып эчү кирәк.

Гади һәм туклыклы ризыклар безгә хәлсезләнмичә, кәеф күтәренкелеген югалтмыйча ураза тотарга булышачак.
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. 
Рушания Минсәгыйрова.

 

ВК төркем

Автор:
Читайте нас: