Барлык яңалыклар
Дин
25 март 2023, 04:00

Тәравих намазы

Өйрәнүче кешеләр өчен тәравих намазы турында мәгълүмат.

Тәравих намазы
Тәравих намазы
22 мартта ястү намазыннан соң беренче 20 рәкәгатьле ТӘРАВИХ намазы укыла.
 ВИТР намазы тәравихтан соң укыла!
Тәравих намазын 4-әр рәкәгать итеп, 5 кә бүлеп укыйлар. Нияте:
"20 рәкәгатьле тәравих намазынын 4 рәкәгатен үтәргә юнәлдем кыйбла тарафына (мәчеттә булсаң: оедым ошбу имамга дип әйтелә). ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГӘЛӘ, АЛЛААҺҮ ӘКБӘР!" - дип әйтәсең.

 1 нче рәкәгатьтә Сүбехәәнәкә, Әлхәм, аннан соң:
 СƏЛӘƏМҮН ГƏЛƏƏ НҮҮХИИН ФИЛ ГƏӘЛƏМИИН. ИННӘӘ КӘЗӘӘЛИКӘ НӘҖеЗИЛ МҮХСИНИИН. ИННӘҺҮҮ МИН ГИБӘӘДИНӘЛ МҮ'эМИНИИН, - дип укыйбыз.

 2 нче рәкәгатьтә Әлхәм,
аннан соң:
СƏЛƏӘМҮН ГƏЛƏƏ ИБеРААҺИИМ. КӘЗӘӘЛИКӘ НӘҖеЗИЛ-МҮХСИНИИН. ИННӘҺҮҮ МИН ГИБӘӘДИНӘЛ МҮ'эМИНИИН, - дип укыйбыз.

 ӘТТӘХИЯТ укыла.

 3 нче рәкәгатьтә Әлхәм,
аннан соң:
 СƏЛƏӘМҮН ГƏЛƏƏ МҮСӘӘ ВƏ ҺӘӘРУУН. ИННӘӘ КӘЗӘӘЛИКӘ НӘҖеЗИЛ МҮХСИНИИН. ИННӘҺҮМӘӘ МИН ГИБӘӘДИНӘЛ МҮ'эМИНИИН, - дип укыйбыз.

 4 нче рәкәгатьтә Әлхәм,
аннан соң:
 СƏЛƏМҮН ГƏЛƏƏ ИЛЙƏӘСИИН. ИННӘӘ КӘЗӘӘЛИКӘ НӘҖеЗИЛ МҮХСИНИИН. ИННӘҺҮҮ МИН ГИБӘДИНӘЛ МҮ'эМИНИИН, - дип укыйбыз.

Сәҗдәдән соң ӘТТӘХИЯТ, САЛАВАТ, РАББӘНӘ укыла, сәлам бирелә, дога кылына. Аннан соң
‼️ беренче 10 көндә, һәр
4 рәкәгатьтән соң утырып, ошбу зекер укыла:

 Бисмилләәһ...
СҮБеХӘӘНӘ ЗИЛ МҮЛКИ ВӘЛ МӘЛӘКҮТ. СҮБеХӘӘНӘ ЗИЛ ГИЗЗӘӘТИ ВӘЛ ГӘЗАМӘӘТИ ВӘЛ КҮДеРААТИ
ВӘЛ КИБеРИЙЙӘИ ВӘЛ ҖӘБӘРУУТ. СҮБЕХӘӘНӘЛ МӘЛИКИЛ ХӘЙЙИЛ ЛӘЗИИ ЛӘӘ ЙӘМҮҮТ. СҮББҮХҮҮН КУДДҮҮСҮР РАББИЛ МӘЛӘӘ’ИКӘТИ ВӘРРУУХ. .
Кулларны күтәреп:
🤲 ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ НӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺ НӘСЪӘЛҮКӘЛ ҖӘННӘТӘ ВӘ НӘГУҮЗҮ БИКӘ МИНӘННӘӘР - дип дога кылына.

‼️ Тәравих намазының 20 рәкәгатен дә укып бетергәч, ошбу дога укыла:

 БИСМИЛЛӘӘҺ...
Аллааһүммәә салли гәләә Мүхәммәдийү вә гәләә Мүхәммәдийү вә саллим. Аллааһүммә зәййиннә би-зииннәтил иимәән вә шәррифнәә би-шәраафәтил һидәәйәти вәл гирфәән вә әкримнәә бәсыййәәми шәһри Рамадаан вәрзүкнәл җәннәтә вәл гүфраан вә тәкәббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбехәән вәстәҗибә дүгәәәәәнәә йәә мәннәән бифәдликә вә җүүдикә йәә мәннәән. Бирахмәтикә йәә әрхамәр раахимиин. Әәмиин.
🤲 /Йә Раббым! Мөхәммәд с.г.с.-гә һәм аның гаиләсенә рәхмәт һәм сәлам җиткер.
Йә Раббым! Безне иман зиннәтләре б-н зиннәтлә вә даһи гыйлем тәүфыйк б-н шәрәфәтле кыл, уразабыз б-н хөрмәтле кыл, безгә җәннәтне һәм барлыкны насыйп ит. Йә Раббым, тәравихларыбызны кабул кыл. Йә рәхмәт кылучы Аллаһ! Фазлың вә кәрамың белән догаларыбызны кабул кыл. Йә камил рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! Һәр нәрсә Синең рәхмәтең б-н генә буладыр.

Моннан соң 3 рәкәгать ВИТР намазы укыла. Соңыннан, берәр сүрә яки аять укып, дога кылына.-----------------------

Хатын-кызларга өйдә укысалар хәерлерәк . Авырсынган кешеләргә 12 рәкагать итеп укысак та ярый.Уңышлар барыгызга да, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын беребезне дә.
 
***матурларым ***
Автор:
Читайте нас: