Барлык яңалыклар
Дин
25 март 2023, 05:00

Халкыбызның никахка бәйле гадәтләре

Халкыбызның никахка бәйле гадәтләре, тәртипләре турында сөйләүне дәвам итеп, бүген кайбер тыюларга тукталырбыз.

Никах укыган вакытта, никах догасы бүленмәсен дип, бар ишекләрне бикләп, беркемне дә йөртмәскә тырышалар. Моны яшь парның арасына җил дә кермәсен дигән ышануга да бәйләп аңлаталар (Казан арты авылларында язып алынды).
Яшь кәләшнең никах киеме бөтен итеп, билдән киселмичә тегелгән булырга тиеш (Казан арты авылларында язып алынды).
 Кияүнең никах мәһәре буларак хатыны буласы кызга бирелә торган бүләге, әгәр дә алтын-көмештән эшләнгән бизәнү әйбере булса, парлы булырга тиеш. Мәсәлән, пар алка, пар беләзек (бар этник төркемнәргә хас гадәт).
Кияү ягыннан никах мәҗлесе табынына китерелә торган күчтәнәчләр дә пар яисә җөп сандагы күләмдә булырга тиеш. Мәсәлән, пар каз, пар чәкчәк, 6 бәлеш, 2 тәпән бал, 6 кг кәнфит, 8 төргәк как һ. б. (барлык этник төркемнәргә хас гадәт).
 Никах мәҗлесе табынында да бар нигъмәтләр хәләл булырга һәм җөп санда куелырга тиеш. Мәсәлән, 8 савытта ит, балык ризыклары, яшелчәләр, җиләк-җимеш, татлы ризыклар (бар этник төркемнәргә хас гадәт).
Никах мәҗлесенә чакырылган кунаклар да яшь парларга бүләкне җөп санда алып килергә тиешләр. Мәсәлән, 6 пар чинаяк, пар сөлге, пар ашъяулык, җөп сандагы акча (бар этник төркемнәргә хас гадәт).
Югарыда китерелгән тыюлы гадәтләр яшь гаиләнең парлы, бәрәкәтле, тыныч иркен тормышларын тәэмин итәр өчен башкарыла.

 

Татар ядкарьләре

Автор:
Читайте нас: