Барлык яңалыклар
Дин
24 март 2023, 12:50

Коръән укылган чакта

Айрат Суфиянов Усман авылында туган. "Кылычлы җил" исемле китап авторы. Якташыбызның дини темага язган шигырен җомга көнне укыгыз әле.

Коръән укылган чакта

Иңнәремдә ак канатлы
Фәрештәм тора сакта.
Җирне күккә тоташтырып
Коръән укылган чакта.
Югарылык канатыннан
Өзелеп төшә каурый.
Күңелемнең иң түреннән
Изгелек үзе карый.
Яктырып китә карашым
Калмый җанда бер тап та,
Алтын хакыйкать чагылган
Коръән укылган чакта.
Илаһи тойгы иркәли
Һәрбер күзәнәгемне.
Ап-ак чәчәккә кундыра
Илһам күбәләгемне.
Әйтерсең лә, очып йөрим
Күктә – җиденче катта.
Сәмави* балкыш кочаклый
Коръән укылган чакта.
Кагылмас кебек иңемә
Афәт тә, гарасат та.
Бакыйлыкка сеңеп эрим
Коръән укылган чакта.
Җәннәт баглары күренә,
Чагыла җәһәннәм дә.
Аңлыйсың, хөкем көнендә –
Җавап тотачак бәндә.
Бөек Раббым, ятсам, торсам,
Уйларым Синең хакта.
Аңлыйм инсан* вазифасын
Коръән укылган чакта.
Сулый Аллаһ ихтыяры
Һәр тамчы-чыганакта.
Ирегем кайта җаныма
Коръән укылган чакта!

Сәмави*— небесный, чистый,
прекрасный, неземной

Инсан*— кеше

Айрат Суфиянов


Автор:Рима Валиева
Читайте нас: