Барлык яңалыклар
Дин
10 март 2023, 04:00

Рамазан аенда сәдака

 Ураза фитры— бәйрәм намазына кадәр түләнә торган сәдака.

Рамазан аенда сәдака
Рамазан аенда сәдака

         Бу зәкәтуль-фитр. Гаиләнең һәр әгъзасыннан исәпләнеп бирелә. Ураза фитры— бәйрәм намазына кадәр түләнә торган сәдака. Беренче чиратта ярлы мөселманнар файдасына түләнә, башка мохтаҗларга да кулланыла.

         Ураза тоту кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята. Көндез ач һәм сусыз тору, ярлыларның хәлен аңлата, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. “Ачның хәлен тук белмәс”, - диләр. Шуңа күрә исламда иң күп ярдәмләшү ае Рамазан. Мөселманнар бу айда, зәкәт һәм сәдакаларын биреп, ярлыларны шатландыралар. Бу айда җәмәгать арасында якынлык һәм самимият арта.

         Ураза Аллаһка якынаю өчен, Аллаһ тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур гыйбәдәт. Рамазан аенда кеше үз холкын тәрбияли, киләсе айларга тәҗрибәләр ала. Бу айда мөселманнар күбрәк аралашалар, бәйрәм кебек каршы алып, утыз көн буе изгелекләр эшлиләр. Рамазан аенда күңелләребез сафланып, тәннәребез сәламәтләнеп, иманнарыбыз күүәтләнсен. Аллаһ ризалыгы өчен кыйлган тәүбәләребез, догаларыбыз, гәмәлләребез кабул булсын.

                                                                                                                        Лира Гафиуллина.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: