Барлык яңалыклар
Дин
9 март 2023, 04:00

Рамазан аенда мөһим вакытлар

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рамазан ае бик мөбәрәк бер айдыр. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы – мәгьфирәт, ахыры да җәһәннәм газабыннан котылудыр”, – дигән.

Рамазан аенда мөһим вакытлар
Рамазан аенда мөһим вакытлар

         Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рамазан ае бик мөбәрәк бер айдыр. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы – мәгьфирәт, ахыры да җәһәннәм газабыннан котылудыр”, – дигән.

         Ураза вакытында мөһим вакытлар һәм чорларны аерып була. Мәсәлән:

         Беренче өч-дүрт көн яңа туклану һәм йокы тәртибенә күнегү.

         Һәр көн, иртән, көндез һәм кичке сәгатьләрдә, кичке аш вакытында, Аллаһыга ялварып, догалар кылу.

         Тәравих намазын мәчеттә укырга тырышу.

         Азаккы ун көнгә изге эшләрдә тырышлыкны арттыру.

         Ләйләтүл-кадер кичәсендә догалар кылу, намазлар уку, Коръән уку.

         Бәйрәм намазында катнашу.  

         “Чынлыкта, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең сәвабы мең ай кылган гыйбәдәттән артыграктыр”, - Коръән тәфсиренең “Кадер” сүрәсе 1-3 нче аятьләр.

         Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу көннәрдә түбәндәге доганы күбрәк укырга кушкан:  “Аллаһумма, иннака гафуун каримун, тухиббуль-гафуа фа-гфу ганнии”. Тәрҗемә: “Йә Аллаһ, Син гафу итүче, йомартсың, гафу итәргә яратасың, мине гафу ит!”

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: