Барлык яңалыклар
Дин
8 март 2023, 04:00

Рамазан аенда янә нәрсә эшләргә?

Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм «Кем дә кем бу дөньяда хәерле һәм озын тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен» дип ачыктан-ачык әйткән.

Рамазан аенда янә нәрсә эшләргә?
Рамазан аенда янә нәрсә эшләргә?

Якыннарыгыз, туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру, гафу итү, күрешү, ярдәмләшү. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм «Кем дә кем бу дөньяда хәерле һәм озын тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен» дип ачыктан-ачык әйткән.

         Тәравих намазларын уку.

         Коръәннең гәрәпчәсен һәм мәгънәләрен уку. Рамазан ае - изге Коръән иңгән ай, шуңа да күбрәк бу китапны өйрәнү. Билгеле бер вакыт сайлап көн саен укырга багышлау.

         Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен уку.

         Әхлакый сыйфатларны камилләштерү турында китап уку.

         Зәкят күләмен исәпләп, түләү.

         Мохтаҗларга сәдака бирү.

         Ураза тотучыларны җыеп авыз ачтыру.

         Хәзерге максатлар һәм бурычлар өстендә эшләү.

         Спорт, физик күнекмәләр белән шөгыльләнү кичке ашка якынрак, аңа кадәр ике-өч сәгать алдан.  

Лира ГАФИУЛЛИНА.

                                    

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: