Барлык яңалыклар
Дин
6 март 2023, 04:00

Көн дәвамында уразаны нәрсә бозырга мөмкин?

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ураза ул — калкан (бу тормышта гөнаһлардан, ахирәттә җәһәннәм утыннан). Сезнең берәрегез ураза тотса, тиргәшмәсен, кычкырмасын. Әгәр аның белән тиргәшсәләр: «мин ураза тотамын», - дип әйтсен”.

Көн дәвамында уразаны нәрсә бозырга мөмкин?
Көн дәвамында уразаны нәрсә бозырга мөмкин?

Уразаны боза: белә торып ашау, су эчү һәм тәүлекнең якты вакытында җенси мөнәсәбәт кылу.

                   Хатын-кыз уразасы. Нинди үзенчәлекләр?

         Бала тудыру чорында һәм хатын-кызларның хәйез вакытында ураза тотуы тыела.

                   Су һәм хөрмә дога кылуга кадәр яки догадан соң кулланырга?

         Беренче эш - су һәм 1-3 хөрмә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында бер хәдистә болай дип әйтелә: ифтар вакытында башта су эчкән һәм берничә хөрмә ашаган, аннары кичке намаз укыган һәм  соңытын ашаган.                        Көндез тешләрне чистартып буламы?         Мисвәк яки теш щеткасы белән чистарту уразаны бозмыйлар. Ураза вакытында теш пастасын кулланудан тыелу яки аз күләмдә куллану яхшырак. Әгәр дә кеше аны кулланса, сак булырга, йотмаска кирәк.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: