Барлык яңалыклар
Дин
4 март 2023, 04:00

Сәхәр һәм ураза нияте

Сәхәр һәм ураза тоту нияте бер-берсе белән бәйле, чөнки бу тыелу чоры алдыннан ике эш.

Сәхәр һәм ураза нияте
Сәхәр һәм ураза нияте

Сәхәр - Рамазан ае дәвамында ураза вакытында таң алды ризыгы. Сәхәр һәм ураза тоту нияте бер-берсе белән бәйле, чөнки бу тыелу чоры алдыннан ике эш.             Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, кеше ураза тотарга ниятли. Ният урыны - йөрәк, ләкин ният текстын телдән әйтеп була. Уразага ният үрнәге:

“Нәүәйту ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фаҗри иләл мәгриби хаалисан лилләһи тәгәәләә”. Тәрҗемә: "Ният кылдым Рамазан аеның уразасын тотарга  таң вакытыннан кояш батканчы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласым илә”.  

                        Ифтар. Ашар алдыннан кич нәрсә әйтергә?            Ифтар - Рамазан ае вакытында кичке аш. Ифтардан соң түбәндәге дога укыла: “Алааһумма лякя сумту үә  бикя ааманту үә гәләйкя тәүәккәлту үә гәләә ризкикә әфтарту фәгфирлии йә гаффәәру мәә каддәмту үә мәә әххарту”. Тәрҗемә: "Йә, Аллаһ, мин синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм сиңа тәвәккәл кылдым һәм синең ризкың илә авызымны ачамын. Йә, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка".

         Аллаһ Тәгалә безне ел әйләнәсе ризыкландыра һәм бер ай көндез генә ашамый торып, кич ашарга рөхсәт бирә. Ризыкның кадере, Аллаһка шөкерләребез арта.

Лира ГАФИУЛЛИНА,

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: