Барлык яңалыклар
Дин
2 март 2023, 14:12

Нәрсә ул ураза?

Шуны истә тотарга кирәк: ураза ае-җан һәм тән тәрбияләү, шуңа күрә аны үз-үзеңне тота белү, тәрбияләү һәм игелеклелек белән тутырырга кирәк.

Нәрсә ул ураза?
Нәрсә ул ураза?

Беренчедән гөнаһлардан тыелырга кирәк: телнең гөнаһлары, гайбәт сөйләүләре, ялган сөйләүләре. Шуңа күрә дәшмәскә кирәк. Әгәр сөйләсәң, хәерлесен генә.

         Рамазан аенда ураза тоту - иртәнге намаздан башлап кояш баеганчыга кадәр ашау, эчү һәм җенси якынлык кылудан тыелу. Шул ук вакытта уразаның рухи эчтәлегенә җаваплы карарга кирәк.

         Ураза - ул диета түгел, ә иң беренче чиратта Аллаһка гыйбадәт кылу һәм рух тәрбияләү. Әмма Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу нияте белән бергә сез өстәмә сәламәтләнергә дигән нияткә дә ия була аласыз. Организмны савыктыру – Аллаһ ризалыгына яраклы эш.

         Ураза аенда дин тотучылар таравих намазын коллектив рәвештә укыйлар. Һәр көн Коръән яки аның мәгънәсен укыйлар, ай дәвамында зәкят түләргә тырышалар, дога күбрәк укыйлар, кешеләр белән мөнәсәбәтләр яхшырталар, башкаларны кичерәләр, кунакка йөриләр, авыз ачтыралар, ярдәмгә мохтаҗларга булышалар һ. б.  

         Ураза тоткан кеше үзенә хаким булырга өйрәнә. Ул җаны ни теләсә шуны ашап-эчеп йөремәс, нәфесе ни кушса, шуны эшләмәс, ягъни нәфесенең токыны булмас. Аш һәм сусыз калып, кыенлыкларда ихтыяр көчен күрсәтер, сабыр булырга өйрәнер.

         Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнәң ураза турында әйткән сүзләре:

         “Һәр нәрсәнең бер зәкяте (пакьләнүе, тазартылуы) бар. Гәүдәнең зәкяте ураза. Ураза сабырлыкның яртысы”;

         “Рамазан аенда Аллаһ Тәгаләнең бүләгәнә өмет баглап ураза тоткан кешенең кылган гөнаһлары кичерелер”.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: