Барлык яңалыклар
Дин
1 март 2023, 13:55

Бәрәкәтле рамазан ае озакламый башлана. Әзерсезме?

Дөньяга килгәндә кеше иман белән килә. Шул тугандагы иманыбызны саклау өчен Аллаһ Коръән китабын иңдерде. Укыгыз:

Бәрәкәтле рамазан ае озакламый башлана. Әзерсезме?
Бәрәкәтле рамазан ае озакламый башлана. Әзерсезме?

         Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

          Аллаһ Сүбхәнә вә Тәгалә кешеләрне дөньяга яратты да, Үзе дигәнчә яшәү тәртипләрен дә өйрәтте. Дөньяга килгәндә кеше иман белән килә. Шул тугандагы иманыбызны саклау өчен Аллаһ Коръән китабын иңдерде. Коръән хөкемнәрен өйрәтергә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә боерды. Пәгамбәребез Коръәнне өйрәтеп, гамәлдә эшләп күрсәтеп калдырды.

                   Аллаһ Тәгалә кушканча яшәүнең тәртибе ничек була?

         Аллаһ кушканча яшәү өчен биш шарт кирәк:

         Беренче шарт: Аллаһка ышану, һәм үлеп терелүгә, кыямәт көненә һәм андагы булачак хәлләргә ышану. Бу ышану сүзе: “Ләә иләәһә илләллаһу Мөхәммәдер рәсүлүллаһ”. Тәрҗемә: “Гыйбадәт кылырга, ярдәм сорарга, сыгынырга яраклы башка затлар юк, мәгәр бер Аллаһу Тәгалә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһ Тәгаләнең дин хөкемнәрен өйрәтеп гәмәлдә эшләп күрсәтүче рәсүл”.

         Икенче шарт - мөселман булуның дәлиле, ягъни ышануның дәлиле – биш вакыт намаз. Бу Аллаһның әмере.

         Өченчесе - малың җитсә зәкяткә, малыңнан кырыктан бер өлешен ятим-фәкыйрьләргә бирү.

         Дүртенче бурыч: рамазан аенда елына бер ай ураза тоту.

         Бишенче – хәлең җитсә хаҗ кылу.

         Акылы сәламәт булган кеше бу дөньяның Раббысы Аллаһ Тәгаләне таный, кушканнарың үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши.

         “Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез уразасын тотсын”, - Коръән тәфсиренең “Бакара” сүрәсе 185-нче аять.

Лира Гафиуллина.

Автор:
Читайте нас: