Барлык яңалыклар
Дин
25 февраль 2023, 06:00

Зәкят түләү тиешле

Бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә зәкят садакасына лаеклы кешеләрне ачык билгеләп үтте. 

Зәкят түләү тиешле
Зәкят түләү тиешле

Зәкят кемнәргә тиешле?

Бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә зәкят садакасына лаеклы кешеләрне ачык билгеләп үтте. “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә ул болай билгеләнә: “Садакалар зәкятләрне бары тик бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган фәкыйрьләргә, берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган мескеннәргә, зәкят җыю белән вазыйфалыларга, күңелләре Ислам диненә тартылганнарга, иреккә чыгарга теләгән колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында: яуда, хаҗда, гыйлем юлында булган мохтаҗларга һәм ниндидер сәбәпләр белән мохтаҗ булып юлда калганнарга бирү Аллаһ тарафыннан фарыз кылынды”.  Бу кешеләр кемнәр? Аларны аерым-аерым карап үтик.

Фәкыйрьләр һәм мескеннәр

Әгәр бер кешегә уртача яшәр өчен акчасы җитмәсә, аның мохтаҗлыгы булса, бу фәкыйрь була. Аңардан бераз җиңелрәк хәлдә булганы мескеннәр рәтенә керә. Мәсәлән, яңа өйләнешеп, фатирга кергән, интегә-интегә яшәгән, очын-очка чак ялгаганнар фәкыйрьләр исемлегенә керә.

Фатиры булып та, ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек минималь күләмдә акчасы булмаганнар мескеннәрдән санала. Тормыш көткәндә ашау-эчүдән кала, кием-салым, вакытында дәвалану өчен чыгымнар ихтыяҗдан санала. Безнең илдә андый кешеләр әз түгел, алар барысы да зәкят, фитра, гошер, нәфел садакасына лаеклы.

Искәрмә. Байлар белән фәкыйрь-мескеннәр арасында яшәүчеләр – урта хәллеләр. Аларның яшәү урыны, кияргә киеме, ашарга ризыгы бар. Алар безнең илдә халыкның күпчелеген тәшкил итә. Аларга зәкят, гошер садакасы бирелми.

Зәкят җыю белән вазыйфалы кешеләр

Мөселман илендә әмир тарафыннан бай, хәлле кешеләрнең зәкятләрен җыю өчен махсус вазыйфалы кешеләр тәгаенләнә. Бирегә җыючылар, аны санаучылар, саклаучылар, фәкыйрьләргә таратучылар керә. Әмир аларның кылган гамәленә карап зәкят садакасының бер өлешен бирә. Безнең илдә кайбер урыннарда зәкят оешмалары бар. Анда эшләүчеләр шул исемлеккә керә.

Исламга якынайган кяферләр һәм дингә яңа баскан зәгыйфь иманлылар

Сөекле Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи үә сәлләм күңеле дингә тартылган кяферләргә, иманы зәгыйфь мөселманнарга зәкят садакасын бирде. Хәтта мондый кешеләр хәлле булсалар да, динне куәтләү өчен мондый мөмкинлекне файдаланды.

Коллар

Ислам дине колларның булуын теләми, коллыкка каршы. Раббыбызга хисапсыз шөкерләр булсын, бездә коллар юк. Әмма Африканың кайбер илләрендә алар әле дә бар. Андыйларны коллыктан коткару өчен динебездә шундый мөмкинлек бирелгән. Сахабәләрнең иң бөеге булган Әбүбәкер радыйаллаһу гәнһү колларны азат итүдә үрнәк күрсәткән. Аллаһу Тәгалә безне Ислам динен ошаткан, дингә тартылган кяферләр һәм мөшрикләргә күңелләрен карарландыру өчен зәкят фондыннан садака бирергә мөмкин. Коллыкка дучар итмәсен, Үзенә генә кол булып, гыйбадәт кылып яшәүне насыйп әйләсен!
Бурычлы кешеләр

Бурычлы кешеләргә зәкят садакасыннан бирү дөрес була. Әмма бу кешеләр мөселман булган, бай булмаган, бурычын түләргә хәле җитмәгән һәм бурычын хәләл эш өчен алган булырга тиеш. (Исерткеч эчемлекләр куеп, зур туйлар үткәрүчеләр анда керми). Әгәр бурычлы кеше берничә елдан түләрмен дип алган булса, аңа түләр вакыты җиткәч кенә ярдәм бирелә. Өйләнү, өй салу, дәвалану, бик кирәкле өй кирәк-яраклары алу өчен, яисә берәрсенә зыян китереп, аны каплау өчен алынган бурычлар шул исемлеккә керә.

Аллаһ юлында йөрүчеләр

Бирегә динебезне үстерү, шәкертләр укыту, мәчет-мәдрәсәләребезне тоту, анда эшләүчеләрне матди яктан тәэмин итү, динебезне һәрьяклап күтәрү өчен тәгаенләнгән эшләр керә. Дәгъват кылучылар, төрле җирләргә йөреп дәрес бирүчеләр, гыйлем алу өчен чит җирләргә баручылар да зәкят акчасын файдалана ала.

Бүген безнең илебездә динебез мөшкел хәлдә. Аны үстерү өчен “Фии сәбиилилләәһи – Аллаһ юлына” дип бирелгән садаканың һәр сумына 700гә кадәр савап языла. Кулыннан килгән һәркем бу юлга малын кызганмаска тиеш. Һәм, әлбәттә, бу төр садакага зур саваплар язылу белән беррәттән, Раббыбыз бу садака иясенә дөньялыкта тапкан малының бәрәкәтен арттыра, зур ярдәмнәр бирә.

Мосафирлар

Ниндидер сәбәпләр белән сәфәрдә чагында мохтаҗлыкка төшкән, кайтып җитәргә акчасы булмаган кешеләргә дә зәкят исәбеннән садака бирелә. Мосафир кеше башта хәлле кешеләрдән бурычка сорап карарга тиеш. Әгәр бурычка бирүче табылмаса, ул зәкят акчасын алуы мөмкин. Әмма бу сәфәр хәләл эш өчен, яхшы юлда йөрү өчен булырга тиеш. Дингә каршы яисә хәрам эшләр өчен булган сәфәрләр монда керми.

Кемнәргә зәкят бирелми?

Аллаһка ышанмаучылар

Аллаһу Тәгаләнең барлыгына ышанмаган, яисә аңа тиңдәш кылган мөшрикләргә зәкят фондыннан садака бирелми. Әмма алар ачлыктан тилмерсә, яисә бик каты авырып җәфаланса, аларга эчәргә су, ашарга ризык, дәваланырга дару биреп, ярдәм күрсәтергә кирәк. Әмма бу аларга шушы халәтләреннән котылырлык кадәр генә бирелә.

Ата-аналар

Ата-аналарга, балаларга, яисә ир үзенең хатынына зәкят акчасын бирә алмый. Чөнки бу кешеләрне тәрбияләү мөселманның өстенә йөкләнгән. Ә калган туган-тумачаларга, апа-сеңелләргә, абый-энекәшләргә, ике туганнарга зәкят бирергә мөмкин. Бу ике катлы савапка ирештерә. Беренчедән, туганлык җепләре ныгытыла, икенчедән, фарыз булган зәкят садакасы өчен зур саваплар языла.

Эшләргә көче җиткәннәр

Хәлле кешеләргә зәкят садакасы бирелми. Әмма эшләргә сәламәтлеге булган, ялкаулыкка салышканнарга шулай ук зәкят фондыннан садака бирелми. Көче-куәте җиткән һәркем үзен һәм гаиләсен туйдыру өчен кулыннан килгән бөтен мөмкинлекне файдаланырга тиеш. Биш вакыт фарыз намазын укыган, Рамазанда бер ай уразасын тоткан мөселман ирнең гаиләсен туйдыру өчен эшләп тапкан малы садака биргән кебек савапка языла, хәләл ризык табу өчен тырышуы гыйбадәттән китә.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина әзерләде.

Өмет

Автор:
Читайте нас: