“Күршеләрне сүз яки фигыль белән рәнҗетү вә аларны җәфалау Исламда гөнаһ эш. Мөселман булмаган күршенең күршелек хакы, мөселман булган күршенең ике: күршелек вә мөселманлык хакы була. Мәхрәм (туган) булган мөселман күршенең өч: күршелек, мөселманлык вә мәхрәмлек хакы бар.
Күрше хакы – рәнҗетмәү вә җәфаламаудан гына түгел, бәлки алардан булган җәфаларга, кыерсытуларга сабыр итүдән гыйбарәт. "Җәбраил фәрештә күрше хакы турысында шул дәрәҗәдә васыять кылды ки, хәтта күрше күрше малына варис (мирас алучы) булачак дигән Аллаһыдан әмер киләчәктер, дип уйладым”, дигән хәдис тә риваять ителә” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 321нче хәдис).
Раббым безгә күршеләр хакын зурлап яшәргә насыйп итсен.
Фануз Хабибуллин.