Барлык яңалыклар
Дин
4 ноябрь 2022, 19:00

Гаиләне саклау сезнең кулларда, хатын-кызлар

«Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  бу турыда фикерен җиткерә.  

Мәчет исеменә җисеме туры килсен дип, гаиләне саклау буенча төрле эшләр башкара. Аларда «Адәм белән Һава» үзәге эшли. Хәзрәт сөйләвенчә, гаилә проблемалары белән еш мөрәҗәгать итәләр. Атнага уртача өч гаилә килә икән. «Залим иреннән зарланып килгән хатыннарга нинди киңәш бирәсез. Ислам бит күбрәк ир-атларны яклый» дигән сорауга Рөстәм хәзрәт мондый гаиләләрдә һәр ике якны да тыңлауларын, проблеманың тамырын табарга тырышуларын әйтте. «Без аларга нәсыйхәт биреп кенә ярдәм итә алабыз», – диде.Хәзрәт аерылышучылар саны күп булуы өчен борчыла. «Җәмгыятьне юкка чыгару өчен гаиләне бетерү җитә», – ди ул. Гаиләләрне саклап калу ниятеннән ышаныч телефоны проектын башлап җибәргәннәр. Киләчәктә мәчеттә кризис үзәге төзү ниятләре дә бар.  
«Гаиләне саклау сезнең кулларда, хатын-кызлар. Без, ни генә әйтсәк тә – сезнең күзгә карап яшәүчеләр. Бары тик елмаеп кына каршы алыгыз безне», – ди ул. Ирләрнең уңышка ирешү-ирешмәүләре дә хатыннар кулында, ди имам. Уңган ир белән яшәү рецепты белән дә бүлеште:


–    Аждаһаны тотасыз, аны бәйләп куясыз, ирегезнең кулына кылыч тоттырасыз да, менә шушы төштән муенын кис, дисез. Ул муенны кискәч, мин булдырдым, мин уңган, дияр. Ә сез бу вакытта аны бик нык мактагыз. Менә шул вакытта гына уңган ирләр күбәер.


Әгәр дә инде бу хикмәтле киңәш тә ярдәм итми икән, ышаныч телефонына шалтыратып, психолог киңәшен, хәзрәт нәсыйхәтен тыңлап карагыз.

Чулпан Галиәхмәтова.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: