Барлык яңалыклар
Дин
1 ноябрь 2021, 14:01

“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”

Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ачылу тантанасына яше-карты җыелган. Урамда җанлы әңгәмәләшү, сөенеч уртаклашу.Русия диния нәзарәтенең рәисе, мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин вәгазе таң калдырырлык.

Балтач районында янә бер мәчет сафка басты. Халыкка  рухи яктан үсеш һава кебек кирәк. Аны рәсми ачу тантанасына килгән кунаклар иң элек Усман авылы “Зәйтүнә” мәчетендә тукталды. Бергәләп мәчет намазы укыганнан соң җанлы әңгәмә кордылар. Биш ел элек ачылган  Аллаһы йортында усманлылар дини кануннар буенча тиешле чаралар үткәрә, җомга намазлары халык катнашлыгында үтүе өмет уята. Ә үткән елда башланган пандемия һәр тарафка чикләүләр кертми калмавына беркем дә аптырамас. Тик  биредә шатлыклы яңалыклар да бар. Иллә-мәгәр авылда бу вакытларда зур эшләр башкарылуы күзгә ташлана. Юллар төзекләнүе, газ торбалары сузылуы, ут баганалары яңартылуы турындагы сөенечле хәбәрләрне хәзрәт Рәзиф Xанов мәртәбәле кунакларга бәян итте. Балтач төбәгенә килүчеләр беренче булып нәкъ шушы авылны күрә. Район җитәкчелеге  Усман авылының киләчәге якты булсын өчен бихисап эш башкара. Телгә алынган мәгълүмат “Зәйтүнә” мәчетендә кылган догалар кабул булуына бер ишарәдәй тоелды.      

Иске Тимкә авылында “Нур” мәчете ачылу тантанасына яше-карты җыелган. Урамда җанлы әңгәмәләшү, сөенеч уртаклашу. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концертта мөнәҗәтләр яңгырады.

Мәчет ачу тантанасы башында Русия диния нәзарәтенең  рәисе, мөфти ярдәмчесе Мөхәммәдзаһир Сафоев  Коръән аятьләре укыды.

 

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тимкәлеләрне якты тантана уңаеннан тәбрикләде.”Сез бер тәкъдим яңгырау белән бергәләшеп бу мәчетне төзеп чыктыгыз. Монда уңган, булдыклы кешеләр яши. Шуңа авылның киләчәге бар. Һәркайсыгызга рәхмәт сүзләре җиткерәм”,—дип Илгиз Әхвәс улы изге йорт төзүдә өлеш керткән бер төркем ир-егеткә  район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.  Районда 35нче мәчет төзелүе инде хакыйкать. Иске Тимкә авылы халкы шатлыгын уртаклашырга килгән мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдинга очрашу истәлеге итеп район тарихын чагылдырган китап бүләк итте. Русия диния нәзарәтенең  рәисе, мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин  мәчеткә —байрак,  аны төзүчеләргә нәзарәтнең Рәхмәт хатларын, ислам диненә озак еллар хезмәт иткән имамнарга чирек гасыр дәвамында  Иске Яхшый мәчете имамы булган Имамгали Тимергалиев (мәрхүм)  нәзарәтнең рәсми бүләге—медален аның улына тапшырды. Мөфтинең әйткән вәгазенә берәү дә битараф калмас. “Райондагы элекке мәчет санының яртысын сафка бастыргансыз. 42 ел элек Башкортстанда 16  мәчет иде. Ил буенча 70 миллион мөселман яшәде,340 мәчет булды. Безнең нәзарәткә караганы—94. Республикада да мәчетләр салына. Әлеге вакытта 7500 мәчет салынды. 40 еллап Балтач районына килеп йөрим. Балтач өчләтә үсте. Зарланабыз, әмма дөнья алга бара. Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле. Аллаһы ризалыгы өчен берәү мәчет салганда кем дә булса такта китерсә дә, кадак какса да, мәчете кош оясы кадәр булса да саваплы булыр. Мәчет салганнарга җәннәттә сараен әзерләр, дигән Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәребез. Кайчан якты дөньяга килүебез, китүебезне Аллаһы Тәгалә язып куйган.Әле мөселман иле пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләде. Бу көндә якыннарны фани дөньяны калдыргач та өче, җидесе, елы дип искә алабыз, дога кылабыз. Дөнья бар. Бу дөньяны без төземәдек, Аллаһы Тәгалә бар итте. Күз, колак, куәт-көч биргән икән, бездән соң да балаларыбыз яшәсен дигәндә  мәчеткә килергә тиешле.Намазда кеше басканда әлиф хәрефе, бил белән бөгелгәндә дал хәрефе,сәҗдәдә мим хәрефләре рәвешен ала. Адәм димәктер. Сине таныйм, сиңа шөкер кылам, җир йөзенә вакытлы командировкага җибәрдең, адәмлелегемне югалтмадым. Моны онытмас өчен мәчеткә килик, намазга басыйк.

Үткән елда июль аенда референдум үткәрелде.Законга кергән мәгълүмат буенча ата-бабаларыбызның мирасын саклау көчендә.Без Ватаныбызны, туган телебезне, милләтебезне кадерләп яшәргә тиешбез, димәк.  Аллаһының йорты һәр авылыгызда да булуы шөкер. Аны Аллаһыдан башка берәүдән дә куркмый торган батырлар төзер”,— дип күңел түрендәге фикерләре белән уйланырга әйдәде.

“Нур” мәчетенә кереп мөселманнар күмәкләп намаз укыды. Мәчетнең исеменә җисеме тәңгәл килә. Суык җиле, яңгыр катыш кар явып торуына карамастан, җыелган халык һәр чыгыш ясаучыны ихлас тыңлады, фәһем алды.

Бәйрәм уңаеннан тимкәлеләр кунакларны пылау, кайнар чәй белән сыйлады. Шатлыклары йөзләренә чыккан. Мәчет ишекләре ачык булыр, халык дәррәү йөрер дигән теләктә калыйк. Күңел сафлыкка һәрдаим мохтаҗ…

Күркәм чарадан  юлга чыккан кунаклар Иске Уразай авылы мәчетендә туктап намаз укыды. Ә район үзәгендә янә вакыйга. “Батырша” музеенда  яңа экспозиция ачылды. Балтач районындагы чараларда катнашкан Русия диния нәзарәтенең  рәисе, мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин, дин әһелләренең фоторәсемнәре, китаплар, елъязмадай мәгълүматлар биредә игътибарга лаек. Монда башкарылган һәм ниятләгән эш белән музей җитәкчесе Рәфис хәзрәт Муллагатдәр таныштырды. Экспонатларны баету буенча эшлекле киңәшләр, фикерләр яңгырады бу көнне.

  Иске Балтачның “Үзәк” мәчетендә булып намаз укыды мәртәбәле кунаклар. Бу чарада яңгыраган изге теләкләр тормышка ашсын.

“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
“Балтачлылар батырлык белән дә, булдыклылык белән дә үрнәкле”
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: