Барлык яңалыклар
Дин
27 октябрь 2021, 11:46

Көнтүгеш авылында Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар уза

Мәүлид ае керү белән, Көнтүгеш авылында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килү көне уңае белән, чаралар үткәрелә башлады.

Мәүлид бәйрәме бер ай дәвам итә. Бу айда мәчетләрдә вәгазьләр укыла. Күп итеп салаватлар әйтелә, хәер, сәдака, зәкят өләшенә. Күп кенә дини чаралар, мәҗлесләр уздырыла.

—Без дә ата-бабаларыбызның йолаларын дәвам итәбез. Әлбәтә, быелгы шушы авыр чорда барлык санитар саклану чараларын үтәп җыелып салават, мөнәҗәтләр әйтәбез. Ходайдан шушы чорны исән - имин үткәреп җибәрүне сорыйбыз, — ди авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Асия Мостафина.

Көнтүгеш авылында Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар уза
Көнтүгеш авылында Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар уза
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: