Барлык яңалыклар
Дин
17 сентябрь 2021, 10:02

Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфадагы Ислам университеты мәдрәсәсенә юлланды

11-12 сентябрь көннәрендә, Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет”тә гошер сәдакасы җыю оештырылды.

Изге гамәлгә кушылган мөселманнар бу көннәрдә гошер сәдакасы итеп бәрәңге, шулай ук кишер, чөгендер, суган, кәбестә, кабак, вак кабак, алма, салат, компот, кайнатма һәм башка ризыклар китерделәр.

Җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәрендәге мәдрәсәдән килгән автомашинага төялеп, Үзәк диния назараты каршындагы Русия Ислам университеты мәдрәсәсе шәкертләренә озатылды.

—Фотосурәттә уңда баскан түбәтәйле абый водитель, үзе хәзрәт, сәдака биргән мөселиманнарга дип дога кылды. Изге гамәлгә кушылган барлык райондашларга рәхмәт. Бирергә өлгермәгәннәренә дәгъват булсын (киләчәктә алар да иманга килеп, туры юлга басарлар), — ди “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов.

Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфадагы Ислам университеты мәдрәсәсенә юлланды
Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфадагы Ислам университеты мәдрәсәсенә юлланды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: