Барлык яңалыклар
Дин
11 сентябрь 2021, 16:30

Балтачта гошер сәдакасы җыела

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә гошер сәдакасы җыела.

Балтачта гошер сәдакасы җыела
Балтачта гошер сәдакасы җыела

 

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә гошер сәдакасы җыела.

Бу хакта сайтыбызда хәбәр иткән идек. Хәтергә төшереп үтик.

Гошер ул зәкят сәдакасының бер төре. Аның да үз нисабы бар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Су сипми үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез”, – ди. Ягъни ун чиләк бәрәңгенең бер чиләге булып чыга.                   

Гошерне кемгә бирергә тиешбез?

– Фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, авыру сәбәпле, үзе яшелчә үстереп ризыклана алмаучыларга бирә аласыз. Электән үк мәдрәсәләргә, дини гыйлем алучы шәкертләргә бирү гадәте дә бар. Авыл җирләрендә гошер сәдакасын җыюны мәчетләр оештыра һәм алар мәдрәсәләргә илтеп тапшыра. Гомәр радыйаллаһу ганһү үзенең бер вәгазендә, бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкернең авызына салыр, ягъни ризыкландырыр идем, ди. Димәк, гошерне мәдрәсәләргә бирү дә зур саваплы гамәл булып тора, —ди “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов.

Гошер сәдакасы бәрәңгедән, шулай ук кишер дә, чөгендер дә, суган да сәдака була ала.

Бүген, 11 сентябрьдә, Балтач районы мөселманнары “Үзәк мәчет”кә үзләренең сәдакаларын китерделәр. Авыллардан килүчеләр дә күп иде.

 Изге гамәлгә кушылырга теләге булганнар иртәгә, 12 сентябрь көнне дә, сәдака өчен билгеләнгән ризыкларын “Үзәк мәчет”кә китерә алалар.

Балтачта гошер сәдакасы җыела
Балтачта гошер сәдакасы җыела
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: