Барлык яңалыклар
Дин
10 август 2021, 12:05

Изге юл

Олы кешенең тирән фикере. Укыгыз.

Дәһри дәвер үзе киртә корды

Коръән белән безнең арага,

"Кызыл вәгазь" сөйләп, динне хурлап,

Атеистлар йөрде арада.

Манаралар ауды, хәтта янды,—

Күңелдәге иман янмады.

Кешелекнең бөек рухи көчен

"Кызыл давыл" җиңә алмады.

Ал тәхет тә ауды, төсе уңды,

Xак  динебез кайтты яңадан,

Җитмеш өч ел тынып торган азан

Яңгырады яңа манарадан.

Xәзер манарадан моңлы азан

Намаз гамәленә чакыра,

Яңа мәчетләргә яшьләр килә,

Үзе теләп Коръән укырга.

Тик шунысы: әле гыйбадәткә,

Яшь буыннар артык ашыкмый,

Ахры, ил күңеленә кереп калган

"Кызыл шайтан" һаман ышыклый.

Беләм, дәһри чир дә бик тиз китмәс,

Яралар да җиңел төзәлмәс,

Ачы сабак алган халкым инде

Үткәненә кире юнәлмәс.

Моннан мең ел элек ата-баба

Изге Коръән юлын хуп күргән.

Шушы юлдан барса халкыбыз да

Мәңге адашмас, дип, мин беләм.

Нур балкытып иманыбыз кайтты

Мәңгелеккә кеше күңеленә,

Иман юлы, иман нуры аша

Киләчәк тә якты күренә.

Әхнәф МАЗҺАРОВ.

Изге юл
Изге юл
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: