Барлык яңалыклар
Дин
5 август 2021, 15:07

Төзүче — изге һөнәр иясе

Төзүче кеше булдыру ягында икәне билгеле...

 

Төрле һөнәр ияләре бар. Ә төзүченең бер башкарган эше вакыт үтсә дә  тырышлыгына һәйкәлдәй саклана.

Шулай якташыбыз, Марат Муллый улы Латыйпов турында сүзем.Ул Бөре шәһәрендә яши. Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлагач бу калада хезмәт юлын башлый ул. Бүгенге көндә дә  чикләнгән җаваплылыктагы "Лм-Строй"җәмгыятен җитәкли. Лаеклы ялга чыгуына карамастан, җитди вазифаны башкара.

Xезмәт юлында бихисап объектларны сафка бастырган җитәкче. Һәркайсы  халык мәнфәгате өчен. Сыйфатлы эш озак дәвергә җитәчәгенә иманым камил.

Тырыш эше югары бәһаланган. "Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе" һәм "Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән Мактаулы исемнәргә лаек якташыбыз.

Туган авылында мәчет төзүне аткарып чыгарган Марат Муллый улының якташлары белән фикерләре уртак. Мәчет аның  әнисенең исемен йөртә. "Зәйтүнә" мәчете 2016 елның 1нче октябрендә авылдашларын рухи яктан камилләшергә өндәгәндәй ишекләрен ачты. Олылар көнендә, вакытны дөрес кулланырга кирәклегенә ишарәдәй  булды бу чара.

 Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинның ризалыгы белән бар чыгымнарны үз өстенә алып, шул елның 25нче маенда төзелеш эшләрен башлап җибәрде авылдашыбыз. Дүрт ай дәвамында төзелеш эшләре төгәлләнде. Изге эшне авылдашлары куанып каршы алды. Мәчеттә намаз укыла, гыйбадәтләр кылына, кеше йөри.

Авыл зиратында өмәләр оештырылу белән Марат Латыйпов үзенең  улы белән бергә кайтып булыша. Ярдәмчеллеген авылдашлары җылы сүз белән искә алалар.Төзүче кеше булдыру ягында икәне билгеле. Юк итү, җимерү төшенчәләре  коры җирдә биналар калкытканнарга ят бит ул.

Рәзиф XАНОВ,

"Зәйтүнә" мәчетенең имам-хатибы.

 

Ренат Дәүләтшин фотосы.

Төзүче — изге һөнәр иясе
Төзүче — изге һөнәр иясе
Автор:
Читайте нас: