Корбан чалуга бәйле халыкта туган күп санлы сорауларның, безнең карашка иң актуальләренә Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет” имам-хатыйбы Филүс хәзрәт Камалтдинов аңлаешлы итеп җаваплар бирде.
Корбан бәйрәме ислам динебездә бик югары, олы дәрәҗәдәге бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм үзенең тарихы белән Ибраһим галәйһиссәламгә кайтып кала. Ибраһим галәйхиссәлам: “Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер”, дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә кешеләрнең канын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иманы ныклыгын күрсәткән. “Йә Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың, Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, — дип аңа бер сарык җибәрде. Шул көннән башлап дөньядагы барча мөселман халкы корбан чала. Чалынган корбан итен туганнары, якыннары, фәкыйрь-мохтаҗ мөселманнар белән бүлешеп, бәйрәм итәләр.
Корбан чалу быел кайчан була?
Быел корбан бәйрәме 20, 21, 22нче июль көннәренә туры килә. Мөселман календаре буенча зөлхиҗҗә аеның 10, 11, 12нче көннәрендә.
Ул һәркем өчен мәҗбүриме?
Мөмкинчелеге булып, мосафир (юлда) булмаган мөселман кешегә корбан чалу вәҗибтер, ягъни мәҗбүридер.
Коръән Кәримнең Кәүсәр сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал”.
Нинди хайваннардан корбан чалына?
Корбанлык өчен пар тояклы хайваннар: сарык, кәҗә, сыер, дөя чалына. Күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының яисә бер мөгезенең, яисә койрыгының өчтән бер өлеше киселгән булса, корбанлыкка ярамый. Шулай ук колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Әгәр тәкә печелгән булса да корбанлыкка ярыйдыр.
Корбан чалу ничек башкарыла?
Корбан чалуны һәр кеше үзе үтәсә яхшырактыр. Иң башта терлек кыйблага каратып яткырыла, Корбан чалу догасы укыла, “Бисмилләһи, Аллаху әкбәр”, дип ниятләп чалына.
Әгәр төрле сәбәпләр белән кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшыра ала. Тик бу башкаручы мөселман булырга, догасын укыгач, чалганда “Йә Аллах, бу корбанны фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл”, дип әйтү кирәк.
Корбан чалу гает намазыннан соң тиеш һәм ул 3 көн гает көннәрендә чалынырга мөмкин. Гает намазы укылганчы чалынган корбан дөрес түгел. Моның турында пәйгамбәребез с.г.в.: “Кем гаеткә хәтле корбан чалса, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс”, диде. Кояш баеганнан соң башкару киңәш ителми, ягъни мәкруһ.
Корбан ите өчкә бүленә. Беренче өлеше өй җәмәгате, ягъни гаиләсен ашату өчен кулланыла. Икенче өлеше — кунакларны хәрмәт кылу өчен, өченче өлеше фәкыйрьләргә өләшү өчен кулланыла.
Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтте: “Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез”. (Хаҗ сүрәсе, 36 аять).
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Дөреслектә без көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбанлыкны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.
Шушы бәйрәм көннәребездә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләргә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. Туганнарның, күрше-күләннәрнең хәлләрен белешик. Әти-әниләребезгә, балалалрыбызга, бер-беребезгә игелекле булыйк. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга ике дөнья бәхете насыйп итсен, кыямәт көнендә ут газабыннан имин кылсын. Амин!
Филүс хәзрәт КАМАЛТДИНОВ, “Үзәк мәчет” имам-хатибы, Балтач районы Үзәк Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе