Барлык яңалыклар
Дин
12 Май 2021, 11:36

Баш калабызның 22 мәчетендә Ураза уңаеннан бәйрәм намазы укыла

13 майда Уфаның 22 мәчетендә Ураза уңаеннан бәйрәм намазы укыла. Бу хакта мэриядә үткән оператив киңәшмәдә Уфаның ватандашлар җәмгыяте институтлары белән үзара эш итү идаралыгы җитәкчесе Артур Гафаров хәбәр итә.

Быел Ураза байраме 13 майда билгеләнә, аныграк әйткәндә, ул 13 майга караган төнлә кояш баегач, яңа айның башлангыч көнендә башлана. Бу көндә хак мөселманнар изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели.
Гадәттәгечә, шәһәрдә бу байрамды оештыруга зур әһәмият бирелә, хәвефсезлек чараларына да аерым игътибар бүленә.
Менә, иминлек һәм җәмәгать тәртибен саклау өчен полиция, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге җаваплы. Мәчетләр янында юл хәрәкәтен оештыруга ЮХХДИ хезмәткәрләре җәлеп ителә.
Медицина хезмәтләндерүе җәһәтеннән ашыгыч медицина ярдәме табипларының күчмә бригадасы резервы оештырыла.
«БСТ», «Русия 1» телеканалларында Югары мөфтие, Русия моселманнарның Үзәк диния назараты рәисе Тәлгат Таҗетдинның бәйрәм вәгазенең туры трансляциясе күрсәтелә.
Мэриядә билгеләүләренчә, эпидемиологик хәлгә бәйле һәр дини оешма санитар-эпидемиологик таләпларны үтәүне – термометрия, битлек киюне һәм социаль дистанцияне саклау тәэмин итәргә тиеш.

«Катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, кала халкын саклык чараларын үтәргә, социаль дистанцияне сакларга һәм никадәр бу байрамды өйдә, гаилә белән үткәрергә чакырабыз», — дип мөрәҗәгать кылдылар кала властьлары башкалада яшәүчеләргә.
Читайте нас: