Балтач таңнары
+13 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Дин
12 Май 2021, 18:00
Балтач районы мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котладылар
Иске Балтач авылының "Үзәк мәчет" имамы Филүс хәзрәт Камалтдинов Балтач районы мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.
Иске Балтач авылының "Үзәк мәчет" имамы Филүс хәзрәт Камалтдинов Балтач районы мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле Балтач районы халкы, кадерле дин кардәшләр!
Изге Рамазан ае, рәхмәт һәм гафу итү ае уза. Аллаһы Тәгалә безгә, мөселманнарга ураза ае, түземлек, ныклык ае, Аллаһыга ышану, сабырлык ае бүләк итте. Ач кешеләрнең хәлен аңлый белү, тормыш, туганнар, якыннар, ризык тәмен, суның мөһимлеген, кадерен аңлау ае бүләк итте.
Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин, Балтач районы мөхтәсибәте, "Үзәк мәчет", шәхсән үземнең исемнән сезне изге Рамазан ае тәмамлану — Ураза бәйрәме белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, ике дөньяда бәхете, Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасы телим.
13 май көнне 08: 00 сәгатьтә барлык дин кардәшләребезне "Үзәк мәчет" һәм "Батырша” мәчетенә һәм районның барлык мәчетләрендә дә тантаналы намазда катнашу өчен Гаед намазына чакырабыз.
Ихтирам һәм ихлас догалар белән Балтач районы имам-мөхтәсибе, Иске Балтач авылы "Үзәк мәчет"нең имам-хатыйбы Филүс хәзрәт Камалтдинов
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши