Барлык яңалыклар
Дин
8 Май 2021, 11:09

Балтач районы мөселманнары Иске Балтач авылына ифтар мәҗлесенә җыелды

Иске Балтач авылындагы ике мәхәллә мөселманнары һәм Балтач районы авыллары имамнары ифтар мәҗлесенә җыелды. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.



Иске Балтач авылындагы ике мәхәллә мөселманнары һәм Балтач районы авыллары имамнары ифтар мәҗлесенә җыелды. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Тәүдә ”Үзәк” мәчеттә мөселманнар финик җимеше, су кулланып авыз ачтылар, ахшам намазын укыдылар, аннары “Балтач кафе”сына ифтар мәҗлесенә юлландылар. Биредә изге Рамазан аеның егерме бишенче көнендә Балтач районында уңышлы эшчәнлек алып барган мөселман эшкуар күрсәткән иганә ярдәме белән табын корылган иде. Мәҗлес Изге Коръән аятьләре укудан башланды.



Ифтар мәҗлесендә, әткәнемчә, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
—Чәчү эшләре алдыннан ничегрәк башкарып чыгарбыз икән, дигән сорау торган иде, Аллага шөкер, барысы да уңышлы бара. Сезнең теләкләр дә ярдәм иткәндер. Бик күп техниканы яңарттык. Һәр хуҗалыкта бүген басуларда чәчү эшләре гөрләп бара. Рәхмәт барыгызга да. Авылларда аңлату эшләре алып барасыз. Халык арасында булып, зур эшләр оештырасыз. Районыбызны алга илтәрлек көчләр бар. Бер-беребезне саклап, шәфкатьлелек, миһербанлылык үрнәге күрсәтеп, бергә-бергә эшлик, яшик, тормышны алга алып барыйк,— диде Илгиз Әхвәс улы, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.
Мәҗлес барышында “Батырша” һәм “Үзәк” мәчет имамнары Рәфис Шәйхәйдаров, Филүс Камалтдинов, “Нур” сәүдә йорты җитәкчесе Илдус Фаюршин, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдиновлар чыгыш ясады. Ураза тотуның әһәмияте, изгелек кылуның нәтиҗәләре, яшьләрнең дингә тартылуы турында сөйләделәр. Киләчәктә изге юлга баскан иманлы бәндәләрнең сафлары тагын да ишәюен, саулык, иминлек теләделәр.
Мәҗлек табынына чыгарылган сый-нигъмәттән сыйланган, корбанлык итеннән авыз иткәннән соң, ашка дога кылынды.
Быелгы ифтарның, Филүс хәзрәт белдерүенчә, үзенчәлеге шунда, ул хатын-кызлар катнашлыгында үтте. Һәм янә бер матур күренешне бәян итте ул миңа. “Нинди генә изге эшкә тотынсак та, райондашларыбыз күтәреп алалар, җиңеллек белән башкарып чыгып нәтиҗәрәрен күреп сөенәбез” , — диде хәзрәт. Киләчәктә дә шулай булсын.
Мәҗлестән соң мөселманнар “Үзәк” мәчеттә тәрәвиха намазын укып өйләренә таралышты.
*Барлык чаралар пандемия шартларын исәпкә алып оештырылды һәм үткәрелде.














Автор фотолары һәм видеосы
Читайте нас: