Барлык яңалыклар
Дин
28 апрель 2021, 10:54

Рамазан аеның өстенлекләре

Рамазан-шәриф ае һәр мөселман кешесе өчен көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, сәгадәт һәм шулай ук бүләк булып тора. Бу ай нинди өстенлекләргә ия соң?

Рамазан-шәриф ае һәр мөселман кешесе өчен көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, сәгадәт һәм шулай ук бүләк булып тора. Бу ай нинди өстенлекләргә ия соң?
Беренчедән, Аллаһы Тәгалә бу айда иманлы кешеләргә ураза тотарга кушты. “Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту
фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз, ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһының кушканнарын үти башларсыз”, - диелә изге Коръәннең ”Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятьендә.
Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Кем дә кем рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә”.
Икенчедән, Рамазан аенда гына укыла торган махсус намаз – тәравих намазыдыр. Аны 8 рәкәгаттән алып 20 рәкәгаткә кадәр укыйлар. Бу намазның савабы бик зурдыр.
Шулай ук Рамазан аенда гына бирелә торган фитыр садакасы бар. Аның күләме 2,5 килограмм бодайга яки ярмадан хисап кылына. Быел фитр садакасының күләме 100 сум. Ул һәр гаилә әһеленнән фәкыйрьләргә, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән бирелә. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтте: “Тоткан уразалар күк белән җир арасында торыр, фитыр садакасын биргәч кабул кылыныр”, — диде. Ә инде кемдер картлык яисә авыру сәбәпле ураза тота алмаса, фидия сәдакасы бирергә тиеш була. Аның күләме 150 сум.
Рамазан ае Коръән Кәрим ингән ай да булып тора. Үзенең китабында Аллаһы Тәгалә әйтә: “Рамазан ае кешеләргә туры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр”, - диде “Бәкара” сүрәсенең 185 аятендә. Шуңа күрә бу айда Коръәнгә хөрмәт күрсәтү, ягъни аны уку, мәгънәсен өйрәнү, андагы әмер һәм тыюларны үтәү башка айларга караганда саваплырактыр.
Бу айда мөселман кардәшләр ифтарлар (авыз ачу) үткәрәләр. “Кем ураза тоткан кешене ифтар кылдырса, ураза тоткан кадәр савабын алыр”, — диде Пәйгамбэребез с.г.в.
Бу айда елына бер генә килә торган Кадер кичәсе бар. Коръәндә “Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк”, диелә “Кадер” сүрәсенең 3нче аятендә. Шушы изге кичәдә кылынган гыйбәдәт 87 ел кылган кебек савапка ия, Аллаһы Тәгалә үзеннән дога кылып сораган бәндәләргә бөтен изгелекне бирә. Бу кичәнең төгәл көне билгеле түгел, ләкин: “Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы 10 көненән эзләгез”, — диде Пэйгамбэребез с.г.в.
Ислам динендә монахлык юктыр, ягъни дөнядан ваз кичеп, тулысынча гыйбәдәткә генә бирелеп яшәү каралмаган. Мөселман кеше дөнъясын да, ахирәтен дә тигез алып барырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте буларак, рамазан аеның соңгы 10 көнен мәчеттә гыйбәдәт белән үткәрү тәртибе бар.
Бу гамәл игътикаф дип атала. Шушы санап үткәннәрдән башка да рамазан аеның фазыйләте, бөеклеге бик күптер. Башка айларга караганда кылган изгелек 70тән алып 700 гә кадәр,яисә тагын да күбрәктер. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр идее”, — диде.
Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде!
Быел Ураза гаете мәчетләребездә 13 май көнне иртәнге сәгать 08.00дә башлана. Барчаларыгызны да көтеп калабыз.балтачрайоны#үзәкмәчет#рамазан
Филүс хәзрәт Камалтдинов, Иске Балтач авылындагы “Үзәк” мәчет имам-хатибы
Читайте нас: