Дин
6 Августа 2020, 09:00

Иске Тимкә авылында Аллаһы йорты төзелә

Быелгы язда төзелеше башланган өр-яңа бинаның бүген манарасы куелган, аңа алтын төсендәге ярымай урнаштырылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быелгы язда төзелеше башланган өр-яңа бинаның бүген манарасы куелган, аңа алтын төсендәге ярымай урнаштырылган.
Мәзин Радиф Әхияров сөйләвенчә, иске тимкәлеләр март аенда уртак фикергә килеп, килешеп авылда изге йорт тергезергә карар итәләр, халык бу эшне хуплап күтәреп ала. Авыл уртасындагы иң матур төбәктә, борынгы мәчет урынында тергезергә булалар Аллаһы йортын. Җыелган акчага нигез коралар. Аннары борыстан бура алып аны өмә белән күтәрәләр. 9х8 метр зурлыктагы бина калкып чыга. Манарысн Себер тарафларына йөреп эшләүе Рөстәм Ганиев белән авылда яшәүче Радим Солтангалиев үзләре исәбенә тергезә. Манара әзер булуга Уфа шәһәреннән алтын төсендәге ярымай кайтарыла. Унҗиде метр биеклектәге манараны урнаштыруда “Сельэнерго” акционерлар җәмгыятенең махсус техникасы ярдәмгә килә. Шулай ук бу оешма уңганнары баганалар утыртып яңа бинага электр үткәрәләр.
Ярымайны урнаштыруда Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете” имамы Филүс хәзрәт Камалтдинов та катнашкан.
—Барлык документларны тәртипкә китерү эшендә Башкортстан Диния нәзәратында эшләгән дин әһелләреннән һәм Иске Балтачтагы “Үзәк мәчет” һәм Батырша мәчете имамнары Филүс хәзрәт Камалтдинов, Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаровтан ярдәм тоябыз, аларга бик рәхмәтлебез, — ди Радиф Әхияров.
Эш барышы халыкның күз алдында. Имам-хатиб Радиф Зиятдинов, мәзин Радиф Әхияров, ревкомиссия рәисе Фәрдүс Хәмәтгәрәев, казначей Газинур Хәмәтовларга халык ышана һәм һәр башлангычларын хуплап күмәк эшләргә күтәрелеп чыга.
Авыл халкы шәхси техникасын, эш коралын, шәхси вакытын кызганмый эшли, өмәләрдә актив катнаша. “Изге башлангычка кушылганнар һәм кушылырга теләгән авылдашлар бик күп. Матди ярдәм кулы сузучыларның георгафиясе киң. Аллаһы йортын алдагы җәйгә ачуны планлаштырабыз”, — ди авылдашлары белән горурланып Радиф Әхияров.
Радиф Әхияров фотолары