Дин
28 Июля 2020, 08:27

Корбан бәйрәмендә Башкортстан мәчетләрендә кешеләр саны 100дән артмаска тиеш – Хәбиров

Башкортстанда быел 31 июльдә Корбан бәйрәме билгеләгән вакытта барлык санитар-эпидемиологик шарт үтәлергә тиеш, дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда быел 31 июльдә Корбан бәйрәме билгеләгән вакытта барлык санитар-эпидемиологик шарт үтәлергә тиеш, дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Аның сүзләренчә, бу җәһәттән дин әһелләре белән тиешле консультацияләр үткәрелде.
«31 июльдә моселманнарның Корбан бәйрәме билгеләнә. Яраткан бәйрәмебез. Йола буенча, җыелып, корбан китерергә кирәк. Ләкин санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне исәпкә алып, дин әһелләре белән аны нинди оештыру турында киңәшләштек. Аны сугаруның берничә стандарты бар. Бер кешегә — дүрт квадрат метр, мәчеттәге кешеләр саны 100-дән артмаска тиеш. Шуңа игътибар итүегезне сорыйм».
Шул ук вакытта республика җитәкчесе корбан сую урыннарына игътибар бүлүләрен сорады.