Барлык яңалыклар
Дин
24 октябрь 2018, 12:53

Иске Балтачның ”Үзәк мәчете” йортына чатыр урнаштырылачак

Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет”тә дини бәйрәмнәр күп халык катнашлыгында зурлап үткәрелә. Шуны истә тотып, дин әһелләре, дин юлыннан атлаган олы буын вәкилләре йортка чатыр булдыру турында килештеләр.

11х5 метр зурлыктагы чатырның каркасы җыелды да инде. Гади чатыр булмаячак бу. Зур бәйрәмнәрдә халыкны сыйлар өчен эченә ике яклап өстәлләр эшләнгән, утыргычлар урнаштырылган, хуҗалык блогы булган корылма булачак.
—Аллаһы йортының әйләнә-тирәсенә күркәм төс бирәчәк чатырны эшләүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр булса, мәчетебезгә рәхим итсеннәр, — ди “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов.
Читайте нас: