Барлык яңалыклар

Тормыш юлы аның сокланырлык.

Бары тик эшләгән хезмәтеннән тәм, ләззәт тапкан кеше генә дөньяда үзен бәхетле тоядыр. Хезмәте белән башкаларга, туган иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Бу сүзләр чын мәгънәсендә Роберт Тәлгать улы Зарипов турында.

Бары тик эшләгән хезмәтеннән тәм, ләззәт тапкан кеше генә дөньяда үзен бәхетле тоядыр. Хезмәте белән башкаларга, туган иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Бу сүзләр чын мәгънәсендә Роберт Тәлгать улы Зарипов турында.
Ул 1940нчы елның 16нчы мартында Иске Балтач авылында гаиләдә беренче сабый булып, дөньяга килә. Әтисе шул ук елда Бөек Ватан сугышына китә.
Кечкенә Роберт әнисе белән Яңа Балтач авылына күчеп яши башлыйлар. Бәләкәй генә булуына карамастан, әнисенең ярдәмчесе була ул.
—Дүрт кенә яшьлек иде. Минем белән беррәттән әрәмәдән утын ташыйбыз, башкача булышчым юк шул, балакаем, егыла да, тагын торып йөгерә. Бәләкәйдән шундый игелекле, миңа карата ихтирамлы, игътибарлы булды, дип искә ала иде зур әни.
1947нче елда әтисе сугыш кырларыннан туган якларына исән-сау әйләнеп кайта.
Шулай үсеп, 1947нче елда Яңа Балтач авылы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. 1957нче елда Иске Балтач урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Тюмень өлкәсенә чыгып китә. Анда ул 1959нчы елга кадәр производствода эшли. Шул ук елда Стәрлетамак зоотехникумына укырга керә. Ул техникумда укуыган вакытта алдынгы укучыларның берсе була, уку йорты тормышында актив катнаша., спорт өлкәсендә дә сынатмый. Шунда ук үзенең булачак тормыш иптәше, Яңавыл кызы Филүзә Сафа кызы белән таныша. 1963нче елда туган якларына әйләнеп кайтып „Урал” колхозында зоотехник hәм малчылык буенча рәисе урынбасары вазифасын башкара. Шул ук вакытта, комсомол секретаре булып эшләргә дә вакыт таба.
1964нче елда, Филүзә Сафа кызы техникумны тәмамлагач, алар өйләнешеп, икесе дә „Урал” колхозында эшли башлый.
1967нче елда кызлары Гөлназ, 1971нче елда уллары Марс дөньяга килә. Роберт читтән торып Уфа авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.1975нче елның 14нче февралендә аны авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышлар өчен „Почёт билгесе” ордены белән бүләклиләр.
1978—1983нче елларда ул Балтач районы „Дружба” колхозы рщисе булып эшли.
1983—1986нчы елларда „Балтач” совхозында мал симертү комплексы начальнигы була.
1986—1994 елга кадәр „Урал” колхозында рәис булып эшли. 1994нче елдан хаклы ялга чыкканчы „Заря” колхозының җитәкчесе булып эшли. Шулай ук, 1986нчы елда Балтач районы КПСС комитетының бюро әгъзасы була. Русия Федерациясенең „Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Тырыш хезмәте өчен КПСС ҮК, СССР министрлар советы, ВЦСПС hәм ВЛКСМ ҮКның , 1986нчы елда ярышларда “Югары күрсәткечләр өчен ” КПСС район Хакимияте башкарма комитеты почёт грамотасы белән бүләкләнә.
1987-1988 елларда мал азыгы җитештерү hәм кышлау нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләр өчен, 1888нче елда авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү hәм сату буенча планны арттырып үтәгән өчен КПСС район комитеты почёт грамоталары белән бүләкләнә.
1974—1996нчы елга кадәр район советы депутаты булып сайлана.
1987нче елдан КПССның өлкә комитеты, ревизия комиссиясе әгъзасы була, 1973,1979нчы елларда „Социалистик ярышларда җиңүче” билгеләре, 1975нче елда „Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Әлеге вакытта Роберт Тәлгать улының барлык туганнары да исән-сау. Энесе Рональд авылда төп йортта яши. Әниләре 96 яшендә фани дөьяны калдырды. Аны кадерләп карап, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Сеңелесе Рима, Иске Балтач авылында гомер итә. Гомере буена балалар бакчасында эшлщде. Энесе Рим Пермь шәhәрендә яши. Сеңелесе Сания Бөре шәhәрендә гомер кичерә. Энесе Ялил Штәнде авылында яши. Алар барысы да дустанә мөнәсәбәттә яши, кайгыларны да, шатлыкларны да бергә уртаклашалар, авыр чакларда бер-берсенә ярдәм кулы сузарга hәрвакыт әзер туганнар.
„Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем бар халкыбызда. Роберт Тәлгать улының балалары да үзләренә охшап, уңган, тәртипле, итәгатьле хезмәт сөючән булып үсәләр. Кызлары Гөлназ Надым шәhәрендә тормыш иптәше Фаик белән кызлары Лилия, уллары Илнурны тәрияләп үстерделәр. Лилия тормыш иптәше белщн оныклары Мәликәгә гомер бүләк иттеләр. Уллары Марс киленнәре Гөлназ белән Иске Балтач авылында парлы гомер кичерәләр. Марс Роерт улы эчке эшләр бүлегендә, полиция мойоры. Киленнәре Гөлназ район хакимиятенең архитектура бүлегендә эшли. Ике балага гомер бүләк иткән алар. кызлары Алсу, тормыш иптәше Винер белән Сургут шәhәрендә яшиләр. Уллары Денис 11нче сыйныф укучысы.
Роберт Тәлгать улы элеге вакытта хаклы ялда булса да, тик утыра алмый. Авылның киләчәге өчен янып-көеп яши ул. Мәчетнең эчен-тышын ремонтлау эшләрен оештырып, матурлап тора. Авылдашлары ярдәме белән рәшәткәләрен алыштырдылар. Ћәр җомга көн саен иман йортын җылытып, дин сөюче авылдашларын намаз укырга җыя. Шулай ук, зиратларны тәртипкә салу эшләрен дә оештыра. Зиратның алгы ягын профнастил белән тышладылар. Киләчәктә дә туган авылын төзекдәндерү өлкәсендә планнары күп әле.
Үзенең хуҗалыгында да тик утырырга яратмый, ул бал корты карый, бакча остасы да, нинди генә җиләк-җиимеш үсми уңган хуҗаларның бакчаларында, ел саен мул уңыш ала алар. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулыннан килмәгән эше юк аның
— "Хатын-кызның бәхете ирдән" дип белми әйтмәгәннәр. Гомерлек тормыш юлдашым итеп Робертны сайлап ялгышмаганмын. 56 ел бергә кулга-кул тотынышып матур гомер кичердек. Тормышта да, эштә дә гел бергә булдык. Тормыш иптәшем миңа hәм балаларга карата ихтирамлы, игътибарлы булды. Бервакытта да кычкырып та эндәшмәде, — дип тормыш иптәшен хөрмәтләп Филүзә Сафа кызы.
—Үземне бик бәхетле дип саныйм. Үткән гомеребез үкенерлек булмады. Бервакытта да эштән курыкмадык, җиң сызганып хезмәт иттек. Балаларыбыз, оныкларыбыз акыллы, игелекле булып үстеләр. Тормыш иптәшем Филүзә белән матур гомер кичерәбез, — дип шөкер кыла героебыз.
—Әтиебез кебек сабыр, миhербанлы әтиләр бик сирәктер ул. Кешеләргә ихтирам белән карарга hәм тормышта үз юлыбызны табарга өйрәтте hәм моны үз үрнәгеңдә күрсәтту ул. Әниебез белән бергәләп безне кадерләп үстерделәр, яратып-сөеп, аталарча кайгырттың, гаделлеккә өйрәтте. Ул олы җанлы кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Аның безгә әйткән hәрбер сүзе дога булып, hәр кылган гамәле савап булып ирешеп барадыр, чөнки аның бала җанлы, сабыр, мәрхәмәтле йөрәге генә безне барыбызны да сөяргә, безнең шатлыкларга куанырга сәләтле. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, әниебез, зур әниебез белән шатлыкта-бәхеттә генә гомер кичерергә насыйп булсын, — ди аның яраткан балалары.
Бүгенге көндә сез бәхетле кеше. Сезнең янәшәгездә шатлыкларны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, ышанычыгыз hәм таяныр кешегез — тормыш иптәшегез Филүзә ханым, сезне яратучы балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз бар. Киләчәктә дә шулай туганнарыгыз янәшәсендә аларның күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Читайте нас: