Барлык яңалыклар
Балтачлылар-якташлар
28 ноябрь 2019, 15:53

Безнекеләр сынатмый

Якташларыбыз хезмәт иткән урыннардан килгән Рәхмәт хатлары әти-әниләре, зур әти-зур әниләре hәм барлык якыннары өчен зур сөенеч ул. Күптән түгел Балтач районы Иске Балтач авлында парлы гомер кичерүче Марат Мәснәви улы hәм Римма Риф кызы Харисовлар гаиләсе сөенечле хәбәр алды. Уллары Динар Марат улы хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты җибәргәннәр.

Якташларыбыз хезмәт иткән урыннардан килгән Рәхмәт хатлары әти-әниләре, зур әти-зур әниләре hәм барлык якыннары өчен зур сөенеч ул. Күптән түгел Балтач районы Югары Карыш авылында парлы гомер кичерүче Марат Мәснәви улы hәм Римма Риф кызы Харисовлар гаиләсе сөенечле хәбәр алды. Уллары Динар Марат улы хезмәт иткән хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты җибәргәннәр. Бу хатта шундый юллар бар:
„Сезнең улыгыз Динар Харисов йөкләтелгән хәрби бурычларын үрнәкле дәрәҗәдә үти, үзен физик hәм рухи яктан үсешкән итеп күрсәтте. Җәмгыять хәвефсезлеген саклауда актив катнаша. Ул хәрби осталыгын hәм хәрби тәртипне үстерүдә хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Хәрби әзерлекне үстерү эшенә зур шәхси өлеш кертә. Һәрвакыт ярдәмгә килергә, җаваплы эшне башкарып чыгарга әзер, лаеклы ул тәрбияләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт!”
Мәктәпне тәмамлагач Башкорт көньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжына укырга керә ул. Кечкенәдән техника белән мавыккан егет автомеханик hөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, Ватан алдындагы бурычын үтәргә юллана. Өметле, физик яктан әзерлекле егетне Вологда шәhәренең яшерен-ракета гаскәрләренә хезмәт итәргә алалар. Күрсәтелгән кыюлыгы, батырлыгы, hәрвакыт алдынгылар рәтендә булганы өчен аңа кече сержант исеме бирелә.
Абыйсы hәм сеңлесенең дә горурлыгы ул.
Динарның хезмәте чынлап та, мактауга лаек. Туган илгә лаеклы ул үстерүчеләр белән без дә горурланабыз. Илләребез тыныч булып, улларыбыз хезмәтен тутырып, исән сау туган якларына әйләнеп кайтсын
Читайте нас: