Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
2 август 2021, 12:18

Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә

Менә балалар өчен "Ура, каникуллар!" спорт-сәламәтләндерү чарасы тәмамланды. Уйлап карасаң, күпме хисләр, шатлык, уңай тәэссоратлар тупланган.  Беркем дә җәйге ялдан битараф калмады.

Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә

Безнең программа шактый бай иде: җәяү йөрүләр, ярышлар, әңгәмәләр, экскурсияләр, викториналар, спорт чаралары, эстафеталар, ГТО нормативларын тапшыру. Балалар файдалы һәм актив ял иттеләр.

Төрдәре һәм эчтәлеге буенча төрле эш алып барып, тренерлар коллективы балаларның мөмкин кадәр күбрәк уңай сыйфатлары барлыкка килсен, активлашсын һәм үссен өчен, шулай ук балаларга төрле эшчәнлек төрләрен үзләштерергә, конкрет белем һәм осталык алырга, лидерлык сыйфатларын формалаштыру өчен барлык шартларны да тудырды.

Вакыт бик тиз узды. Аерылышу вакыты да җитте. Тагын  бер кат чарада катнашучыларның барысына да актив катнашканнары, талантлары, рухи юмартлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез бик талантлы, акыллы балалар. Барыгызга да җәйге ялны сәламәт һәм файдалы итеп үткәрүегезне, яңа уку елына җитәрлек көч һәм дәрман туплавыгызны телим.

Гөлфия НӘБИЕВА.

Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Каникуллар файдалы һәм фәһемле үтә
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: