Барлык яңалыклар

,,Кояшкай”дагы бәхетле мизгелләр

Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган ямьле, матур, жылы чәчәкле-чуклы жәй айлары житте. Июнь, июль, август айлары җәйге ял, каникуллар вакыты…Сәйтәк урта мәктәбебндәге ,,Кояшкай” җәйге ял лагеры тырындагы Алина Назмутдинованың мәкаләсе белән безнең сайтта таныша аласыз.

Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган ямьле, матур, жылы чәчәкле-чуклы жәй айлары житте. Июнь, июль, август айлары җәйге ял, каникуллар вакыты… Ләкин каникуллар дип кенә мәктәбебез белән аерылып тора алабызмы инде без? Юк, әлбәттә! Шуңа күрә дә республика, район, мәғариф бүлеге житәкчеләре, мәктәбебез администрациясе укучы балаларның ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннын һәр мәктәптә ял һәм савыктыру лагерьлары оештырды. Безнең мәктәбебездә дә бераз көттеребрәк булса да июньнең урталарыннан ,,Кояшкай” җәйге ял лагеры үз эшен башлап жибәрде.
,,Кояш нурлары жылылык сибә, безнең ялыбыз шатлыкка күмелә” девизы астында күңелле итеп яшәдек без Сәйтәк урта мәктәбенең мәктәп яны лагерена аш­кынып йө­рүче 57 бала. Чынлап та кояш быелгысы елны үзенең нурларын кызганмады. Без күп вакыт саф һавада булдык, күпчелек уеннар һәм спорт дәресләре урамда үткәрелде, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге булды.
Иртәнге сәгатьтә зур авылыбызның төрле урамнарыннан тау башында урнашкан якты мәктәбебезгә ашыгабыз. Күп тә үтми мәктәп автобусы водителе Илдар абый Валиев Иске һәм Яңа Дүртекәй, Иске Ямурза, Чурапан, Югары Кансөяр авылы укучыларын да безнең төркемгә алып килеп кушты. Иртәнге сәгатьтә ашкынып килүебезнең сәбәбе дә бар: чөнки өйдә аптырап, урамда ,,трай тибеп” йөргәнче, биредә укытучы апалар төрле кызыклы чаралар, күңелле уеннар үткәрергә әзерләнеп безне көтеп түземсезләнеп торалар.
,,Яйләү”, ,,Тузганаклар,” ,,Моряклар” төркемнәренә оешкан укучылар отряд газетасын, эмблемасын эшләгәннән соң, жыр, девиз, речевка өйрәнделәр. 3 отрядны берләштергән лагеребызның да стена гәзите яңартылып тора. Үзебезнең теләкләребезне язарга да мөмкинчелегебез бар. Лагерьның спорт, матбугат, чисталык оешмалары эшләп торды. Ә лидеры итеп бертавыштан тистәрләрем мине сайлап куйды. Лагердагы һәр көн иртәнге зарядкадан башланып, линейка белән тәмамланды. Физкультура күнегүләрен оста һәм житез вожатыйларыбыз оештырса, линейкада көнгә йомгак ясалып, лагерь чараларында җиңүчеләр билгеләнде, отряд көн саен бирем алды һәм гомум бер лагерь чарасына әзерлек планы белән таныштырылды. Иртәнге аштан соң һәрберебез алдагы көнгә инструктаж алды. Һәр отрядның тынгысыз вожатыйлары һәм тәрбиячеләре Ф.Р.Хусаинова, Р.Р.Шарифнурова (1 отряд), Р.Г.Хасанова, М.Г.Хасанова (2 отряд), И.И.Сафина, Ф.К.Шайнурова, И.И.Гареева (3 отряд) хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне укучыларга даими искәртеп торды. Мин үзем ,,Яйләү” отрядында ял иттем. Күбрәк башкорт телендә аралашырга, уйнарга, жырларга тырыштык. Безгә бик күңелле hәм кызык булды. Үзем өчен бик күп яңалыклар да белдем әле. Мәктәбебезнең хәвефсезлек кыгыйдәләре дәресләрен алып баручы И.Ф.Ибрагимов үткәргән янгын хәвефсезлеге буенча әңгәмә һәм практик дәрес барыбыз өчен дә бик файдалы үтте. Төшкә тиклем мәктәп яны тәҗрибә участогы белән чәчкәлектә эш кайный. Бу хезмәт дәресләре серләренә безне биология укытучысы Р.Р.Гардиева белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Э.С.Паситова төшендерде. Үзебез үстергән суган, укроп, салат яфраклары, редис, өлгереп килгән кыярны авыз итү күңелдә горурлык хисләре уята. Ә инде төштән соң төрлөе чаралар оештырылды. Мондый күңелле минутларның үзәгендә өлкән өлкән вожатыйлар йөри. Тәжрибәле педагоглар янында Благовешенск шәһәре педагогия көллияте студенты Л.А.Валиева мавыктыргыч чараларны оештыруы белән истә калды. Көннең бер минуты ла бушҡа үтми, һәрберебез күңелгә охшаган шөгыль белән мавыгырга омтылдык. Үзебезнең өлкән наставникларыбыз ялны оештыруга, күңелле итеп үткәрер өчен күп көч салып, бар тырышлыкларын куйды. Алар көн дә нидер уйлап табып, киләсе көнгә зур кызыксыну уята алар: төрле чаралар, спорт уеннарына жәлеп итәләр, конкурслар, викториналар, КВН нар оештыралар. Уйлап табылган һәр яңалык, мавыктыргыч уеннар- болар барысы да укытучылар фантазия­се. Малайлар туп типсә, кызлар концерт әзерли, ә бәләкәйләр хәрәкәтчән уеннарда катнаша. Шуннан соң күңелле стартка басалар, төрле жырлар өйрәнәләр, фильмнар карыйлар. Кая карама, күңелле, сәмле, кызыклы уеннар. Лагерьга йөрү безгә бик тә ошады. Бигрәк тә төрлө конкурсларда катнашу, табигать кочагына экскурсияға чыгу күңелләрдә онытылмаслык мизгел булып сакланыр. Чынлап та, төрле өлкәдә белемне арттырырга булышлык иткән чаралар күп оештырылды ,,Кояшкай” лагеренда. Табигатькә сәяхәткә чыгу, алган тәэсоратларны ак кәгазьгә төсле буяулар белән төшерү, шулай ук авыл үзәгендә һәм мәктәп янындагы асфальтка рәсем төшерү, чишмә янын чүп-чардан тазарту, дару үләннәре белән танышу, соңрак гербарий төзү- болар барысы да бездә туган якның матурлыгына, гүзәллегенә мәхәббәт тәрбияли.
Ә инде бар эшләрне тәмамлап, көндезге линейкага тезелгәч, безнең күпләребезнең исемнәрен мактап телгә алулары бигрәк тә рәхәт.
Атап кына кайсы чарага тукталсак та, башка эшләр мине оныттыгыз дип ачуланыр сыман. Авылыбыз буйлап сәяхәтләрне көн дә түземсезлек белән көтеп ала идек, чөнки 21 көн эчендә туган төбәгебездә урнашкан бик күп оешмаларда булдык без. ,,Правда” жәмгыятенең (житәкчесе Фаритов Ф.Н.) сыер фермасында Капуста Е.В. үз эшенең серләренә төшендерде. ООО ,,Мичуринский” дуңгызчылык комплексында (житәкчесе Р.Р.Тимергалиев) төрле төстәге кечкенә дуңгыз бәрәннәрен күрдек. Күптән түгел сафка кергән врачлык амбулаториясендә (Хамитов Н.Г.) кабинетлар буенча сәяхәттә йөрдек. Авыл китапханәсендә (Габдулхакова Р.Г.) Байкал күленең серләре белән таныштык. Авыл янында гына урнашкан кирпич заводы яныннан (житәкчесе Закиров М.С.). һәр көн диярлек әтием белән машинада узып китсәм дә, завод эчен әлегә кадәр күрү бәхетенә ирешә алганым юк иде. Һәм мондый форсатны безгә өлкән апаларыбыз тәкъдим итте. Күп еллар шушы оешмада тир түккән Саяпов Каниф абыйның мавыктыргыч телмәре экскурсиябезгә жан өрде. Пожар депосында водитель Ситдиков Динар абый белән БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгынга каршы профилактика инструкторы Хизяпов Р.Н. укучыларга хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер тапкыр кабатлап үттеләр. Ә инде Марсель абый Садриевның атлар йорты үзенең житез айгырлары, тайлары һәм кечкенә көлкәйләре белән истә калды.Тирә-ягыбызны матур, куркәм курәсебез килгәнгә, ,,Чиста авыл” акциясен оештырдык.
Быелгысы елны башкалабыз Уфага, тирә-як күрше районнарга сәфәр чыгарга мөмкинчелек булмаса да, районыбыздагы бик күп урыннарына барырга өлгердек. Лагерь начальнигы Валиева Рәзилә Мәснәви кызы җитәкчелегендә Нөркә авылында урнашкан Салават Юлаев музеенда булып кайту минем кебек сабыйларга үзебенең мөселман милләттәшләребез өчен горурлык хисләре тудырды. Шулай ук үзебезнең якташыбыз галим һәм язучы Әхнәф Харисов туган нигезгә дә сәяхәт кылдык. Өлкән укытучыларыбыз халык герое Салават турында да, фән эшлеклесе Әхнәф абый турында да фәһемле мәгълүмат бирделәр. Район үзәгендәге Батырша, 1нче санлы Иске Балтач мәктәбенең туган якны өйрәнү музейларында бик бай мәгълүмат алдык. Район гәзите редакциясендә, май заводында, пилорамада, каз бәбкәләре инкубаторында, үзәк китапханәдә, гаилә паркында булырга мөмкинчелек булды, ,,Яшьлек” физкультура-спорт комплексында туйганчы су коендык.
Танып буе бик тә ямьле, күпләрне үзенә жәлеп итә торган урын ул. Бөтен лагерь белән елга буендагы аланлыкта уйнап, биеп, тәмле ризыкларны татып, вожатый апаларыбыз яшереп куйган татлы күчтәнәчләрне эзләп табып бергәләп утырып ашау- истә калган мизгелләрнең берсе.
Ял итүчеләр өчен мәктәпнең ашханәсендә пешекчеләр Нина һәм Резеда апалар хезмәт иттеләр. Жыештыручы Рәйфә апабыз белән чисталык серләренә өйрәнергә дә вакыт таптык. Гомумән, лагерь начальнигы Р.М. Валиева укучылар яхшы ял итсен өчен барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырды.
Лагердагы ял һәм савыктыру программасы миңа бик тә ошады. Без, Сәйтәк мәктәбе лагерында ял итүчеләр, шундый ял, савыктыру мөмкинлекләре булдырганы өчен өлкән апа-абыйларга, шулай ук мәктәбебез директоры Р.В.Ибрагимовага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Алина Назмутдинова,
Сәйтәк урта мәктәбе укучысы
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: