Барлык яңалыклар

Каникуллар күңелле дә, фәһемле дә үтә

Иске Балтач башлангыч мәктәбендә укучы балалар мәктәп яны лагеренә теләп йөриләр.

Районда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә җитди игьтибар бирелә. Җәйге каникуллар башлану белән күп кенә мәктәпләрдә көндезге лагерьләр эшчәнлеген башлады.
Иске Балтач башлангыч мәктәбендә укучы балалар мәктәп яны лагеренә теләп йөриләр. 21 көн дәвам иткән лагерь сменасы вакыты балалар күңелендә озак сакланыр. Чөнки һәр көн онытылмаслык хатирәләргә бай. Укучылар Иске Балтач авылының “Батырша” музеенда булдылар. Бик күп кызыклы мәгълүматларга бай булды әлеге очрашу. Шулай ук походка бару, кино залында мавыктыргыч балалар өчен фильм карау, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының бассейнында су коену һәм башкалар балалар күңеленә хуш килде.
Моннан тыш, алар белән бик күп уен-конкурслар, кече сабантуйлар оештырыла. Балаларның интеллектуаль, рухи һәм физик үсешенә зур игътибар бүленә.
Биредә балаларны сыйфатлы итеп тукландыру оештырылган. Анда үсеп килгән организмга файдалы төрле салатлар, җиләк-җимешләр, ит-балык ашлары кертелгән.
Ата-аналарның күбесе җәй көннәрендә дә эш урыннарында. Шул рәвешле, баланың фәһемле эш белән мәшгуль, караулы һәм тук булулары аларның күңелләренә берникадәр тынычлык өсти.
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: