Барлык яңалыклар

Вакытны сарыф итмиләр

Балаларның җәйге ялы фәһемле булсын өчен мөгаллимәләр бар фантазиясен куллана. #Балтачевскийрайон, #балалар, #җәйгеял, #матурлык. Теманың дәвамы сайтта:

Балаларның җәйге ялы фәһемле булсын өчен мөгаллимәләр бар фантазиясен куллана.
Сәйтәк урта мәктәбендә балаларның җәйге лагеренда 57 укучы җәлеп ителгән. Башлангыч сыйныфларыннан башлап 8нче сыйныф укучыларына кадәр җәйге ялын фәһемле итәргә омтыла. Ике төркемгә бүленеп алар төрле чараларда актив катнашалар. Тарихи дата — 22нче июньдә Xәтер һәм кайгы көнендә коточкыч сугыш турында әңгәмә оештырылды. Xезмәт десанты көннәрендә көч җитәрлек эшләр башкарыла. Туклану мәсьәләсе Ризыклары төрле витаминнарга бай. Миләүшә Xәсәнова, тәрбиячеләр Руфина Xәсәнова, Рәзилә Гардиевалар җитәкчелегендә район үзәге буенча экскурсиягә юллана алар. Беренче отряд иң элек чикләнгән җаваплылыктагы "Правда" җәмгыяте эшчәнлеге белән танышкан. "Батырша" музеенда, "Гаилә" паркында, район үзәге фонтаны янында экскурсиядә булганнар. Мичуринский дуңгызчылык комплексына да тукталганнар. Янә икенче төркем район үзәгендәге берничә оешманың эшчәнлеге белән танышты. Алар арасында май заводы, "Мотор" җәмгыяте, пилорама, редакция дә бар.
Үз туган төбәгеңдәге оешмаларның эше асылын коллективларга барып күрү балаларга кызыклы тәэссоратлар бирә. Кыска вакыт эчендә мондый сәяхәт кызыклы мәгълүматка бай.
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: