Балтач таңнары
+29 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Балаларның җәйге ялы
28 июнь 2021, 15:52
Җәйге ял күңелле үтә
“Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында "Ура, Каникуллар!" дип исемләнгән балалар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасының 1 агымы тәмамланды.
Җәйге каникуллар һәр бала өчен иң озын, иң яраткан һәм иң көтеп алынган вакыт. Алар балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Җәй—чагу буяулар белән тутырылган, җылы ягымлы кояш белән җылытылган, җәйге җил белән сугарылган кечкенә тормыш ул. Ирек һәм маҗаралар, яңа танышулар һәм онытылмаслык тәэссоратлар бала тормышында мөһим роль уйный.
Менә “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында "Ура, Каникуллар!" дип исемләнгән балалар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасының 1 агымы тәмамланды. Безнең тренерлар һәм инструкторлар нәниләрнең җәйге ялын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен күп көч салдылар. Чыннан да якты хатирәләргә бай булды ул.
Көн саен рациональ төзелгән эш планы—иртәнге гомумфизик күнегүләр, төрле гыйбрәтле һәм тәрбияви темаларга әңгәмәләр, иҗади конкурслар һәм бассейнда коену балаларга чыныгу, ә иң мөһиме – сәламәт булырга ярдәм итте. Балалар өчен шаян уеннар, йөзү буенча ярышлар, интеллектуаль бәйгеләр, ГТО нормативларын кабул итү һәм башка бик күп чаралар үткәрелде.
"Ура, Каникуллар!" спорт-сәламәтләндерү чарасында актив катнашкан балаларга тантаналы рәвештә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды
Балаларыбызга яхшы ял итүләрен, җәйге маҗаралардан иң уңай хис-кичерешләр алуларын телибез. Беренче агым тәмамланды, әмма җәй дәвам итә. Димәк, балалар өчен “Ура, Каникуллар!"ның икенче агымы оештырылачак. Ул 29нчы июньнән алып 10нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Фәрит Галимов,
“Яшьлек” физкультура-сәлатәтләндерү комплексы директоры.
Автор:
Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши